Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ак диңгез ярында нурланышлы понтоннар калдырылган


Ак диңгездә йөзүче платформалар. Аларның берсенә шартлау вакытында зыян килгән.
Ак диңгездә йөзүче платформалар. Аларның берсенә шартлау вакытында зыян килгән.

8 августта Архангель өлкәсендәге хәрби полигонда булган шартлаудан соң Ак диңгез ярына берничә понтон чыгарылган. Аларда нурланыш дәрәҗәсе нормадан күпкә артык диелә. Понтоннар киртә белән уратылмаган.

"Беломорканал" агентлыгы журналистлары Архангель өлкәсенең Нёнокса авылы янында, Ак диңгез ярында понтоннар тапкан. Алар янында нурланыш фоны нормадан артып китә. Мисал өчен, 31 августта понтоннардан 150 метр ераклыкта үлчәнгән нурланыш фоны сәгатенә 154 микрорентгенга җиткән. Җирле халык сүзләренчә, дозиметрлар сәгатенә 750 микрорентген күрсәткән. Норма - сәгатенә 15 микрорентген.

Понтоннар ярда ята һәм Ак диңгез сулары белән юыла. Алар киртәләп алынмаган. Авыл халкы беренче понтон 9 августта ярга чыгарылды дип сөйли. Икенчесен буксир ярдәмендә берничә көннән чыгарганнар.

Журналистлар сүзләренчә, ярга чыгарылган чүптә дә нурланыш дәрәҗәсе артык. Буксир арканы янында дозиметр сәгатенә 186 микрорентген күрсәткән. Ярдан ике чакрымлап ераклыктагы Нёнокса авылында исә нурланыш дәрәҗәсе сәгатенә 14 микрорентгеннан артмый.

Архангел өлкәсендә хәрби объектта янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүматларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Северодвински шәһәре хакимияте кыска вакытка нурланыш фонының артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәге хәрби бүлек урнашкан урында шартлау көнендә нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган.

АКШ президенты Дональд Трамп Русиядә атом моторлы ракет сынауларының уңышсыз булуы турында белдерде.

Шартлауда биш кеше һәлак булуы турында рәсми әйтелде.

XS
SM
MD
LG