Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 40 иҗтимагый оешмасы Дәүләт шурасын сайлауда "Бердәм Русия"не яклап мөрәҗәгать ясады


Татарстанның 40 иҗтимагый оешмасы һәм берлеге 8 сентябрь узачак республика Дәүләт шурасын сайлауда "Бердәм Русия"не яклап чыгыш ясады.

Әйтик, Татарстанның "Кулланучылар хокукларын яклау" иҗтимагый оешмасы җитәкчсе Юлия Нигъмәтуллина "Бердәм Русия" сивил инициативаларны үстерү эше белән актив шөгыльләнә" ди, DaDobro хәйрия фондының төбәк коордиаторы Дмитрий Флакс "фирка ярдәме булмаса, үз проектларыбызны башкарып чыга алмас идек", дип белдерә.

Оешмалар вәкилләре белән очрашуда меморандум имзаланган. Анда "Бердәм Русия" - республика һәм һәр кеше өчен нәтиҗәле инструмент" диелә фирканең Татарстан бүлеге сайтында.

"Без — Татарстанның иҗтимагый оешмалары вәкилләре: яшьләр һәм ветеран оешмалары, хәйрия һәм волонтер җәмгыятьләре, һөнәр берлекләре, хезмәт коллективлары һәм милли берләшмәләр. Без — төрле һәм төрле мәсьәләр чишәбез. Ләкин без белгән һәм ышанган "Бердәм Русия" намзәтләрен яклап чыгу өчен берләштек", диелә меморандумда.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, "Татарстанның "Бердәм Русиясе" гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклый һәм иҗтимагый оешмаларга кануни инициативаларны алга сөрергә ярдәм итә, социаль мөһим проектларга ярдәм күрсәтә".

Меморандумны имзалаучылар арасында Казанның Роналд Макдоналд йорты һәм башка хәйрия фондлары, пенсионерлар, бакчачылар, велосипедчылар, рәссамнар, Әфганстан ветераннары, инвалидалар, эшмәкәрләр, фермерлар берлекләре, Казанның яшь галимнәре һәм белгечләре, "Татарстан - яңа гасыр" оешмасы, "Созвездие - Йолдызлык", "Нечәкбил" бәйгесе оештыру комитеты, төрле һөнәр берлекләре бар.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрь уза. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG