Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Гошер көне игълан ителә


Татарстан районнарында гошер сәдакасы җыю

Татарстанда башланган гошер кампаниясе кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин.

Татарстанда гошер сәдакасын җыеп аны мохтаҗларга тарату кампаниясе башланды. Шул уңайдан 2019 елның 28 сентябре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнардан җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырылачак.

Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйганнар.

2018 елда республика халкының әлеге чарада катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелган һәм мохтаҗларга таратылган.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG