Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Гобәйдуллин


Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-технология институтын тәмамлаган.

27 июльдә Мәскәүдә узган "массакүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эше кысаларында 9 августта ике айга сак астына алынды. Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Айдар Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG