Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда асрамада 70 баласы булган рухани тоткарланган


Руханидан зыян күрүчеләр дип балигъ булмаган җиде бала танылган. Шулай ук аның бер зур кызы һәм кияве дә тоткарланган.

Оренбурда Изге Троицки чиркәве рухание Николай Стремский тоткарланган. Аңа көчләү, азгынлык гамәлләре кылу һәм ата-ана вазифаларын үтәмәүдә гаепләү белдерелгән. Бу хакта "Эхо Москвы в Оренбурге" хәбәр итте.

Хәбәр ителүенчә, хокук саклау оешмалары эш турында рәсми мәгълүмат бирми, гаепләнүче дә дәшми. ТАСС язуынча, мәхкәмә ябык тәртиптә узган.

"Эхо" мәгълүматынча, Стермский узган сишәмбедә тоткарланган. Җирле матбугат чаралары зыян күрүчеләр дип җиде балигъ булмаган үсмер танылган дип яза. Рухани гаиләсе тәрбиясендә асрамага алынган җәмгысе 70 бала бар.

"Эхо" хәбәр итүенчә, Стремскийның балигъ булган кызы һәм кияве дә тоткарланган. Аларга карата канунсыз рәвештә иректән мәхрүм итү эше тикшерелә диелә.

2015 елда Николай Стремскийга карата исерек килеш машина йөртү турында эш ачылган булган, әмма соңрак туктатылган.

"ОТР" каналы рухани тормышы турында сюжет та чыгарган иде. Аерым алганда, аның кыйммәтле һәм ретро машиналар җыелмасы, ат абзары һәм шәраб базы турында сөйләнде.

Стремский гаиләсе тәрбиягә балаларны 1990нчы еллар башында ала башлаган һәм Русиядә иң зур гаиләләренең берсе санала.

XS
SM
MD
LG