Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең элекке президенты Жак Ширак вафат


Жак Ширак

Францияне 12 ел җитәкләгән, озак еллар Париж шәһәре башлыгы булып торган Жан Ширак вафат.

Франциянең элекке президенты һәм премьер-министры, Парижның элекке мэры Жак Ширак 86 яшендә вафат булган. Бу хакта гаиләсе хәбәренә сылтанып Франс Пресс агентлыгы яза.

Жак Ширак Францияне 1995-2007 елларда җитәкләде. Аңа кадәр ул 18 ел Париж мэры булды һәм президентлар Валери Жискар д'Эстен һәм Франсуа Миттеран чорында премьер-министр булып эшләде.

Ширак сәяси карьерасын узган гасырның 60нчы елларында башлады, Шарль де Голь һәм Джордж Помпиду сайлау алды кампанияләрендә катнашты. Помпиду президентлыгы вакытында авыл хуҗалыгы министры, ә ул үлгәч 1974 елда Республиканы яклау өчен демократлар берлеге лидеры булды һәм премьер-министр вазифасына билгеләнде.

Бераздан ул вазифасыннан җибәрелде һәм оппозициягә китте. 1977 елда Париж мэры булды. Соңрак хөкүмәтне җитәкләде.

1995 елда Ширак президент сайлауда җиңде. Ул хакимлек иткән чорда президентлык мөддәте киметелде. Ул Франция белән җиде ел идарә итүче соңгы башлык һәм соңрак биш елга сайланган беренче президент булды.

Ширак яшь чагында урыс телен өйрәнгән, француз теленә "Евгений Онегин" әсәрен тәрҗемә иткән, 1990 елларда Русиядәге демократик үзгәрешләрне хуплап, илгә яхшы мөнәсәбәттә булды.

Шулай ук яшь чагында Алжир сугышында катнашкан кеше буларак, ул бәйсез Алжирга эш сәфәре белән баручы Франциянең беренче президенты иде. Франциянең коррпуциядә гаепләнүче президентлары арасында да Ширак беренче булды.

Жак Ширакның җирләнү вакыты һәм урыны әлегә хәбәр ителмәде.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG