Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калуга хакимиятләре Угра каршылыгы тәмамлану көнен сәясиләштермәскә чакыра


Калугадагы һәйкәл
Калугадагы һәйкәл

Калуга өлкәсе министры Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итүгә фән эшлеклеләре теләктәшлек белдерә, бу "датаның идеологиясендә бернинди дә милли төсмер юк", Татарстанның карашы аңлашылмый дип белдерде.

Угра каршылыгы тәмамлану көненә федераль статус бирү мәсьәләсен сәяси яссылыктан фәнни яссылыкка күчерергә кирәк дип белдерде Калуга өлкәсенең эчке сәяәсәт һәм массакуләм коммуникацияләр министры Олег Калугин. Бу хакта ул Мәскәүдә журналислар белән очрашуда әйтте дип яза РИА Новости.

Ул Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү турында канун өлгесен депутатлар көн тәртибеннән алырга җыенмый, документны карау кичектерелде генә дип искәртә.

"Без бу юнәлештә зур юл уздык. Безне Русия фәннәр академиясе, Русиянең югары уку йортлары хуплады. Фәнни җәмәгатьчелекнең теләктәшлеге бар... Алар әлеге датаның халыкара да, Русия өчен дә мөһимлеген билгели", ди Калуга түрәсе.

Ул Татарстанның карашы аңлашылмый ди. "Әлеге датаның идеологиясендә бернинди дә милли төсмер юк. Монда русияләр һәм Русия турында. Татарстан Русия эчендә. Әлеге мәсьәләне сәяси яссылыктан фәнни яссылыкка чыгарырга кирәк, ә фән инде үз фикерен әйтте", ди Калугин.

Элегрәк Калуга губернаторы Анатолий Артамонов һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде.

26 августта Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Шулай ук татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат юллап, "Угра елгасында тору" көнен Русиядә дәүләт бәйрәме итеп раслауга кискен каршы чыкты.

Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

Соңрак әлеге мәсьәләне карау Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынганы билгеле булды. Ул думада бөтенләй каралмаячакмы, әллә кичектерелгәнме, ачыкланмады.

XS
SM
MD
LG