Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаеның "Эхо Москвы" радиосына шикаятен карау кичектерелде


Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәсе Дөнья башкортлары корылтаеның "Эхо Москвы в Уфе" редакциясенә шикаяте нигезендә беренче тыңлаулар 8 октябрьгә күчерелде.

"Эхо Москвы в Уфе" вәкиле шикаятьтә җавап бирүче дөрес күрсәтелмәгән дип белдергән. Бу хакта "Коммерсанть Уфа" хәбәр итә.

Радиостанциянең шеф-редакторы Руслан Вәлиев сүзләренчә, Корылтайның дәгъвалары барлыкка килгән мәкалә echomskufa.ru сайтында урнаштырылган, радио эфирына чыкмаган. "Радиостанция һәм сайт редакцияләре аерым эшли - алар бер үк әйбер түгел", дигән Вәлиев.

Корылтай мәхкәмәдә дәгъваларыннан баш тартмаган.

Дөнья башкортлары корылтае "Эхо Москвы в Уфе" редакциясеннән Дмитрий Михайличенко посты өчен мәхкәмә аша 10 млн сум таләп итә. Корылтайның дәгъвалары сәясәт белгече Дмитрий Михайличенко текстына кагыла.

Михайличенконың бу тексты башта аның Facebook сәхифәсендә чыккан. Соңрак "Эхо Москвы в Уфе" аны "Блоглар" рубриксына чыганагагын күрсәтеп бастырган. Постта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән "Эхо"да 11 июльдә булган әңгәмәгә анализ ясалган. Анда Дөнья башкортлары корылтае турында бер генә сүз дә юк. Корылтай шулай ук Дмитрий Михайличенкога да дәгъвалар белдерми.

XS
SM
MD
LG