Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар аты — безнең дөньяда хуҗа булу таныклыгы"


Мәккәгә бару юлында, Рәсүл Ахияретдинов (уңда)
Мәккәгә бару юлында, Рәсүл Ахияретдинов (уңда)

Узган елның язында Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов татар атына атланып Мәккәгә сәфәр китте. Теләге – изге җирләргә барып җитү, хаҗ кылу, татар атын дөньяга таныту. Егет максатына яртылаш кына иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

Азатлык Рәсүл белән очрашып, ни өчен сәфәрнең уйланганча барып чыкмавы, татар атларының киләчәге, татарлар белән башкортларның ат бүлешүләре, Башкортстан татарларының халык саны алу алдыннан кәефләре хакында сорашты.

— Рәсүл, иң беренче чиратта ачыклап китик. Татарстанда татар атлары турында күп сөйли башладылар, китабы да чыкты, аларны Сабантуйларда ярыштыралар, уеннар оештыралар. Яхшымы бу теманың килеп чыгуы, татарларга татар атлары кирәкме?

Милләтнең аты булуы – ул аның паспорты, документы. Аты аркылы ул үзен "мин – милләт" дип әйтә ала. Тарихны кем өчендер яраклаштырып күчереп язып була, ә генетиканы алдап булмый. Атларның канында шушы тарих сакланган. Бу җирлектә яшәгән кабиләләрнең атлары геннарын бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән. Шуңа күрә татар кешесенә аты булу нык кирәк. Минем уйлавымча, Русиядә татарның үзен бетерү өчен аның атын алырга тырышканнар. Татар "бу – минем атым, бу – минем тарихым, шушы җирләр – минеке", дип әйтә алмасын өчен махсус шулай эшләгәннәр.

— Нинди юл белән юк иткәннәр?

— Токым бары ниндидер юнәлешле тәрбия биргәндә генә саклана. Каядыр авылда, болында, "халык селекциясе" юлы белән токым саклап булмый. Ат заводларын, хуҗалыкларны бетерү токымны югалтуга китерә.

Рәсүл Ахияретдинов
Рәсүл Ахияретдинов

— Нинди юл белән яңадан таптылар татар атын, ул ышанырлык юлмы? "Татар аты" – уйлап чыгарылган нәрсә түгелме?

— Дөресен әйткәндә, Евразия далаларында тарихи төп халыкларның атлары бер-берсенә охшаган. Якут аты да, монгол аты да, казакъ атлары да. Татар атын тарихи язмаларга нигезләнеп ачыклаганнар. Безнең морзаларыбыз нинди атларда йөргән, ул атларның тояклары нинди булган, төсләре, яллары һәм башкалар. Без шушы билгеләргә таянып, бу атта татар каны калганын әйтә алабыз. Ул ничәдер процент кына да булырга мөмкин. Әмма көчле геннар, шушы континентка, табигый шартларга яраклы геннар яши, алар бервакыт килеп чыга һәм генетик тикшерүләр аркылы без бу билгеләрне яңадан туплый алабыз.

Башкортостанның Иглин районы Олы Теләк авылында эшмәкәр Хәсән Идиятуллин күп еллар татар атлары белән шөгыльләнә. Аның кулында бер бик көчле документ бар. Аның атларының генетикасын Кембридж университеты галимнәре тикшергән. "Сезнең атлар дөньядагы бер токымга да охшамаган, сезнең атларда борынгы зеброид атлар структурасы һаман да яшәп килә" дигән нәтиҗә чыгарганнар.

Безгә, татарларга, бу атларга ныклап "ябышырга" кирәк. Ни өчен? Чөнки бу документ әлеге атның хуҗасы – бу континентта төп хуҗа дигәнне әйтә. Шуңа күрә, инде бер эләктереп алганбыз икән, Татарстанга, татар халкына бу атны җибәрмәскә кирәк. Күп көч салып, акчалар тотып аны саклап калырга, үстерергә тиешбез, аны югалтсак, документыбызны югалтабыз дигән сүз.

— Татарстан бу атны үрчетү, таныту өчен бөтенесен дә эшлиме?

— Татарстан кулына нәрсә килеп эләккәнен әле аңлап бетерми, минемчә. Әле күп тикшеренүләр уздырырга кирәк. Монда, Татарстанда "татар аты" дип сөйләшеп йөрү бер хәл, тик дөнья күләменә чыксак, без атыбызның чиста токымлы булуына бер тамчы шик калмаслык итеп чыгарга тиешбез.

Икенче мәсьәлә – татар атын үрчетүче эшмәкәрләр арасында килешмәү бар. Һәркайсы "миндә генә татар аты" диләр кебек. Татарстан хәзер татар атын китереп чыгару, үрчетүгә шактый гына акча бирә, акча булган җирдә ызгыш-талаш булмый калмый.

Татар атының кирәклеген халык аңлап та бетерми. Менә дөньяда 5-7 миллион татар, шуның 200-300е ат белән шөгыльләнәдер. Аларның балаларын, туганнарын исәпләсәк, 1000-1500 кешенең атның нинди хәлдә икәнен беләсе килә бүгенге көндә. Ә андый аз күләм кеше кызыксынгач... Дөресен әйткәндә, кемгә кирәк ул? Миңа кайвакыт әйтәләр – ярый, китереп тә чыгарырсыз. Кемгә кирәк ул, аны кем сатып алачак? Ничек казылык булган, шулай казылык булып калачак та. Мин ул очракларда җавап бирәм: дөнья күләменә чыгарсак, бүтән милләтләргә танытсак, кадере, хакы зуррак булачак.

— Мәккәгә татар атына атланып чыгып китүегез шушы дөньяга чыгарырга теләк идеме?

— Нәкъ шулай. Беренчедән, минем хаҗга ата-бабаларыбыз элек ничек барган, шулай барасым килде. Җәяүләп, ат белән. Бу сәфәргә берничә ел әзерләндем. 2018 елның 30 апрелендә Болгардан кузгалып киттек. Нәкъ менә Болгардан, чөнки безнең ата-бабаларыбыздан иң беренче хаҗга киткән кешеләр Болгардан булган. Хәсән Идиятуллиннан ике ат алдык, иң ныклыларын, төс-кыяфәтендә дә татар аты икәнлеге йөзенә чыккан булсын, дидек.

Авыр бардык, кемдер үзе теләп ярдәм итте дип әйтә алмыйм. Иң зур авырлык – Татарстаннан теләктәшлек тә, ярдәм дә күрмәдем. Татар Конгрессына мөрәҗәгать итеп карадым, ярдәм булмады. Алар миңа аңынчы "Болгар-Мәккә атлы маршруты эшләү өчен" дигән документ биргән иделәр, мин чыгып киткәч, ул документның көче беткәнлеген белдерделәр, без бүтәнчә ярдәм кулы суза алмыйбыз диделәр.

— Конгресстан нинди ярдәм сорадыгыз?

— Беренче чиратта, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аша Иранга һәм бүтән илләргә чик аркылы чыгу өчен хат язарга, атларга мал табибыннан халыкара таныклык ясарга ярдәм итүләрен сораган идек.

Йөри торгач, миңа кызык кына сүз әйттеләр: "Барсагыз да, яныгызда Татарстаннан кеше булырга тиеш бит инде". Мин әйтәм, бирегез соң, хет йөз кеше барыйк. Татарлыгыңа без ышанабыз, әмма Башкортстаннан булганыңа күрә, ярдәм итмибез, дигәнрәк фикердә торалар. Башкортстаннан булсам да, мин бит аның 87 процент татар яшәгән Кушнарен районыннан. Ә Татарстан үзеннән чыккан кеше булсын дигәнрәк фикердә тора.

— Белүемчә, сезгә юлда татар оешмалары да ярдәм итмәгән. Татар аты белән Мәккәгә баручы егетләрне кайдадыр кундырып чыгарып, яисә чакырып чәй эчереп булса да, кунакчыллык күрсәтсәләр, яхшы булыр иде кебек. Монда Татарстан шундый мөнәсәбәттә булгангамы, әллә гомумән милләтнең бер сыйфатымы бу, үзебезнекеләрне якын күрмәү?

— Белмим, әйтә алмыйм...

— Татарстаннан шалтыраткан булсалар, ярдәм итәрләр идеме?

— Белмим, шалтырату булмады, әлбәттә. Сарытау өлкәсендә бары бер кеше – ул да булса Мөкаддәс Бибарсов – безне чакырып алды, кызыксынып, сорашып, чәй эчереп чыгарды. Ә гомумән, Самар өлкәсендә безнең мәчетләргә якын да килмәгез, кунмыйсыз да, без сезгә "тыябыз" диделәр. Безгә канун белән проблем кирәкми, кереп йөрмәгез, дип туры әйттеләр.

Шуны әйтәсем килә: Конгресс җыелышларына меңәр кеше җыелабыз, һәр төбәктән диярлек дистәләгән делегат. Барысы да башкалардан узып сәхнәгә үрмәли, әмма эш башкарырга дигәндә, беркем дә атлыгып тормый. Кемнеңдер вакыты юк, кем бөтенләй битараф.

Юлда
Юлда

Волгоградка кадәр кайда урыс, кайда көрдләр ярдәм итте. Төрле милләтләр. Солы, су, атларга урын биреп, озаттылар. Волгоградтан соң шунда күченеп яшәүче дагыстанлылар, авырлык белән яшәүләренә карамастан, безгә кайда солы, кайда азаккы кишерләрен кызганмыйча чыгарып бирделәр. Безнең атлар Әстерханга барып кергәндә төп кебекләр иде. Ашау шулкадәр яхшы! Ике мең чакрым юл үтеп килгән дип әйтмәссең дә!

— Ә татарларда көнләшүме, нәрсә дип уйлыйсыз?

— Ул турыда мәзәк тә бар бит: татарның берсе менә башласа, икенчесе тартып төшерә, дигән. Без менә Татарстанның соңгы илле елын гына алып карыйк. Каһарманнар бармы? Берәр күренекле кешебез бармы? Ә хәзер Дагыстанны карыйк. Күз алдына китерәсезме, Хәбиб Нурмөхәммәтов кем ул? Үзенең аварча сөйләшүе, Дагыстан кешесе булып дөнья күләмендә күренгәне өчен хәзер һәр дагыстанлы "Мин – Дагыстан кешесе" дип сөйләшә. "Син кем?", "Дагыстанлы!", "Синең кемең бар?", "Хәбиб Нурмөхәммәтов бар!", дип әйтә ала. Бүгенге көндә ул – милли каһарман. Мин Мәккәгә барып җиттем, урамда полиция хезмәткәреннән Мина, Мөздәлифә үзәннәренә ничек барырга дип юл сорыйм. Алар миңа: "Син кем?". "Татар" дим. Ә алар: "Кем, Катар?". Ничек тә татарлыгымны аңлата алмыйм тегеләргә. "Русия", димен – "Чеченмы?", диләр. Мин әйтәм, ярый, чечен булсын, күрсәт кая барырга.

Хыялым – атыбызны дөнья күләмендә күрсәтү, таныту

Без татар, безне кем таный ил күләмендә, дөнья күләмендә дип сөйләшеп утырабыз. Шуңа минем уем бар иде, хыялым – атыбызны дөнья күләмендә күрсәтү, таныту. Килсеннәр иде шәехләр, күрсәтегез әле атыгызны, без бәлки сатып алырбыз дип әйтсеннәр иде. Әйдә, бәлки ниндидер ярыш уздырырга да кирәктер. Бәлки артта да калырбыз, ансы мөһим түгел, иң мөһиме – исемебез чыксын, яшьләребез, кызларыбыз "Мин – татар!" дип әйтсеннәр иде. Ниндидер казаныш кылырга кирәк. Ләкин Татарстанга бу хәлне аңлату авыр. Бүгенге көндә аңлаганнардырмы, юкмы, белмим.

— Димәк, сез татар атын милли горурлык итеп күтәрергә телисез, шулаймы?

— Миңа, чыннан да, татарны аты аша күрсәтү мөһим иде. Иранда, башка илләрдә башка атлар алып та булыр иде. Ләкин, болай булса, минем сәфәрнең максатына туры килми. Шуңа да мин бу сәфәрем турында интернетта да бер сүз язмадым, күрсәтмәдем дә. Ярый, мин барып җитәрмен дә, ничек итеп күрсәтим үземне – дини кеше итепме, татар кешесе итепме. Үземә бу кирәк түгел. Миңа атымның барып җитүе кирәк иде. Үзем барып кайттым, хәзер мин – хаҗи, әлһәмдүлиллаһ.

— Интернетта сәфәрегез күпмедер яктыртылды. Аның белән яшьләр кызыксындымы?

Рәсүл Ахияретдинов
Рәсүл Ахияретдинов

— Дөресен әйтик, бүгенге яшьләребездә фикер йөртү Instagram нигезендә, кеше экран аша үз-үзенә карап яши. Бу – начар күренеш. Ләкин без яшьләребезне бу хәлдә ташлап калдыра алмыйбыз, аларны сәхнә кешеләре тәрбиясенә тапшыра алмыйбыз. Без бәләкәй чакта сәхнә ни күрсәтте? Шул Шамкай, Шәрә, Мортазалар сәхнәдән гел сөйләп тордылар – сөяркә, аракы эчү, фәлән литр дип, шушыларны гадәти күренешкә әйләндерделәр. Әле монда Татарстанга килер алдыннан районның мөхтәсибе янына кереп чыккан идем. Районда 87 процент татар. Шушы татарлар хастаханәгә җомга, шимбә, якшәмбе барып яталар. Әйтсәм, шаккатасыз – атна саен 50 аборт. 87 процент татар булган районда атна саен 50 бала төшерү күренеше! Менә шушы кызлар каян белделәр җенси мөнәсәбәтләр, дискотекалар, аракы турында? Әлбәттә, Шамкай, Шәрә, Мортазалар аша.

Салаватлар сәхнәдән шул тәртипсезлекне үрчеттеләр. Бер яклап караганда, сәхнә телне алып бара кебек, кеше ишетә, күрә, сөйләшә кебек, ә икенче яктан, нәтиҗә буларак, бала төшерү очраклары. Башкортстан территориясендә төп татар кешесе яшәгән, төп халкы татар булган 31 район бар. 54 районыннан 31е татар районы дияргә була. Шушыларның берсендә генә дә 50 кеше аборт ясаткач инде, ә 31ендә күпме булырга тиеш? Без бит атна саен мең кеше югалтабыз. Шушы тәртипсезлек, әхлаксызлык, пычраклыкны керттеләр нәкъ менә сәхнә аша.

Бүгенге көндә без татар милләтен бары тәрбия, әхлак аша гына коткара алабыз


Ни өчен ат, ни өчен хаҗ, ни өчен гамәл, ниндидер адым? Бүгенге көндә без татар милләтен бары тәрбия, әхлак аша гына коткара алабыз. Тәртип, гаилә, яулыклы кызлар, безнең көчле егетләр, үзенең гаиләсен яклый торган, корал тотып түгел, ә нәкъ менә шушы тәртипсезлектән яклый торган, маркетингтан яклый торган, балаларына дөрес төгәл акыл, белем биреп, алардан матур итеп адәм ясап дөньяга чыгарып җибәрерлек ир-атларыбыз кирәк.

— Татар атында хаҗга бару теләгеннән баш тарттыгызмы, әллә кайчан да булса моны кабатларга җыенасызмы?

— Минем барып җитмәвем шулай тиеш булгандыр, чөнки без шушы барып җитмәү аша татар халкының торышы, татарларның бер-берсенә мөнәсәбәте турында аңлаганбыздыр. Ә нигә әле без төрки халыклар буларак бармаска тиеш? Татарстан төрки халыклар яшәгән республикаларны – Казакъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан – берләштереп, бергә Мәккәгә барып, атларыбызны куеп, бергә матур итеп намаз кылсак, бу да әйбәт булыр иде.

Рәсүл Ахияретдинов
Рәсүл Ахияретдинов

Гарәп илләренә “кабул итегез әле безне” дип баш иеп түгел, ә “без килдек, безнең әйтәсе сүзебез бар, тыңлагыз безне” дип. Минем үземә килгәндә, мин хәзер финансирование эзлим, кузгалырга уйласак, җиде-сигез ай вакытыбыз калды, шул вакытта безгә укып та кайтырга кирәк, физик яктан ныгырга, документларыбызны әзерләргә, һәм башкалар. Әгәр барырга җыенсак, икенче елга барырга бәлки булыр. Татарларны күренекле кешеләренә мөрәҗәгать итсәм дә, шундый ук җавап булыр микән, дигән уем бар. Әллә бүтән илләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк микән, дип тә уйлыйм. Татарыбыз безне аңламаса, димен. Аллаһ тәгалә әйтә – мин сезне бер берегез өчен сынау иттердем, ди. Бу – сынау, ул минем рухи көчемне сынаудыр бәлки. Шул ук вакытта мин үземнең шушы идеям белән бөтен татарларга, Татарстан җитәкчеләренә, күренекле кешеләренә, эшмәкәрләргә, татарның яшәеше белән кызыксынган һәркемгә сынау булып торам. Әгәр татар халкы үзен дөнья күләмендә күрсәтәсе килә икән, безгә бу юлны үтәргә кирәк. Безне күп халык карап утырды. Дагыстаннар, чеченнар, үзбәкләр, таҗиклар, Әфганстанга хәтле. Интернет аша белешеп тордылар, күзәттеләр. Күңелләрендә шундый уй калды. Әгәр без бу юлны үтеп бетәлмибез икән, димәк татарларның кулыннан килмәде дигән тәэсир калдырабыз. Шуңа күрә бу юлны ерып чыгарга кирәк. Татарга нинди генә авырлыклар килмәсен, үз-үзен кулына ала , берләшергә мөмкин, нинди генә сорау тумасын, ул аны чишеп чыга ала дигән тәэсир калдырырга кирәк.

Кайчандыр граф Орлов Гарәбстаннан Сметанка дигән атны алып кайта, үз аягы белән йөртеп. Шул аттан Орлов чабышкылары дигән токым китә. Бу ат шушы юлны узып, дан казанган. Әгәр дә безнең татар аты анда барып җитәлсә – без гарәпләргә әйтә алабыз: сезнең атыгыз бар, ярар. Менә карагыз, безнең дә атыбыз бар. Сезнең атыгыз безгә кайтып җиткәнме? Безнеке сезгә барып җитте. Без сездән ниебез белән ким? Хакыбыз бар.

— Рәсүл, сәфәрегез вакытында сез татар атларын сынап карый алдыгыз. Безнең атларның көчле ягы аларны чабышкы булуларында түгел, ә ерак араларны уза алуында дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?

Рәсүл Ахияретдинов
Рәсүл Ахияретдинов

— Татар атларының чабышкы сыйфатлары чыннан да азрак. Аларның иң мөһим, көчле сыйфаты: бу атлар аяк астында ни бар, шуны ашап кына да тиз рәвештә үзләренең көчләрен яңадан җыя һәм ерак араны уза. Нинди атны алсаң да аның үзенчәлеге бар. Британиянең чиста токымлы атын, мәсәлән, бала-чага урынына карарга кирәк. Тояклары зәгыйфь, ашказанына тегесе яки монысы ярамый. Әз генә арыш эләксә, эче авырта, бара алмый. Гарәп аты арлы-бирле сикерә, сугыша, гомумән холыксыз. Мин шуңа күрә әйтәм: безнең атлар бәлки нәрсәдәдер калышадыр да, әмма шул яклары бар – алар яугир кебек, унны тезеп куй – баралар да баралар. Аннары, ул үз-үзен саклый торган ат. Инстинкт ярдәмендә үзләрен саклыйлар. Әгәр арганын, ашарга җитмәгәнен чамалый икән – ул хәзер аксарга тотына, хәйләли башлый, баребер үзен саклый. Тояклары да, буыннар да көчле. Ташлы юлдан теләсә нинди тояк белән барып та булмый. Хаҗга 34 көн бардык, барлыгы ике мең чакрым.Без биш мең чакрым барырга туры килер дип уйлаган идек. Шуны әйтәсе килә – теләсә нәрсә ашап, күп кенә көч чыгарып бара торган ат ул. Төрле табигый шартларга тиз яраша. Әстерханга барып кергәндә бик эссе булды, атларыбыз бара алмый башлаган иде. Ике-өч көн үтте – өйрәнделәр.

— Татарларның татар аты булдыруларын башкортлар бик өнәп бетерми, диләр. Ни өчен?

— Минемчә, сәясәттән, милләт мәсьәләләреннән читтә торган гади башкорт кешеләре татарның аты булганга сөенә генә. Ниндидер каршы сүз сөйләп йөрүчеләр шушы ызгыш аша үзләренә исем ясарга маташучылар ул. Кемдер, имеш, тоттыгыз да Башкортстандагы атларны татар атлары иттегез, диләр. Башкорстанда ат калмаган мени? Татарстанда ул атлар булмаган мени?

— Башкортлар үз атларын булдыру эшен башкарамы?

Юлда
Юлда

— Миндә ике китап та бар – “Татар аты”, “Башкорт аты”. Башкорт аты турында: “Атларның башкорт токымы халык селекциясе юлы белән китереп чыгарылган”, дип язылган. Бәлки алай да буладыр, тик алайга китсә, бакча артында йөргән атларны җыеп, минеке дигән төсле була. Татарстанның уе бу яклап дөресрәк. Татарстан иң беренче чиратта нәсел башында торган атны ачыклады, аның балалары кайда, аларны тамгалап, төгәл исәпләп баралар, токым эше алып барыла. Еллар узгач нәтиҗәсен күрәбез. Башкортстанның “нәсел китабы” дигән әйбере юк. Форумнар булды, башкортлар татарлар бер-берсе белән бу минем ат, бусы минеке дип бәхәсләште. Мин татар буларак кайсы якка авасым билгеле. Бирегез миңа чиста нәселле башкорт айгырын, мин аны 2 миллион сумга сатып алам дидем. Беркем беркайчан да китереп тапшыра алмаячак, чөнки нәсел исәбен алып бара торган кенәгәләре дә юк.

Башкорт халкы үз атларын, “нәсел китап”ларын булдырсыннар, үз юнәлешләрен алып барсыннар дип телим. Без бит бер сүз дә әйтмибез.

— Бер яктан караганда, татарлар да, башкортлар да Алтын Урда чорларында бер халык булып, татар атамасы белән йөргән, ди галимнәр. Димәк, атыбыз да уртак була аламы?

— Шулай килеп чыга. Чынлыкта, менә без татар атын фотога төшереп китапка куйдык. Ләкин казакъ атына карасак, анда да шул ук билгеләрне күрербез.

— Безнең атыбыз канун ягыннан якланганмы? Аны үзләштерү куркынычы бармы?

— Без “Татар аты” дигән таныклык алдык. Татар үзен татар дип әйтә башлады, шушы ат аркылы, шөкер. Ләкин эшлисе эш күп әле. Аның генетик структурасын ахыргача җиткереп төзергә кирәк. Күп кенә колыннар аласы, аларны тикшереп, токымны чистартасы бар. Татарстанда биш-алты хуҗалык татар аты белән шөгылләнә. Алар бер-берсе белән дуслашса, тәҗрибә алышса, ярдәм итешсә,бик әйбәт булыр иде . Колыннар алышып, иң яхшы айгырларын бер-берсенә биреп тору да мөһим. Әкертен-әкертен генә бер көтү чын татар атлары чыгарырга тиеш әле без.

— Исемнән кала, бу акча китерә торган бизнес була аламы? Нәселле атларны зур акчаларга сатып алалар, татар атлары белән дә кызыксынучы булырга мөмкинме?

— Булырга мөмкин, әгәр шушы атлар белән үзебезнең милләт арасыннан да кызыксынучылар булса. Гарәп аты бүгенге көндә гарәптән башка кемгә кирәк? Ләкин гарәп атын урыс та, башкалар да сатып ала, чөнки аның исеме бар. Аның исеме кыйммәт. Безгә шушы эшне алып барырга кирәк, аның исемен эчтәлек белән турырга, аның дәрәҗәсе дә булсын.

— Казанга килгән туристларга татар атын күрергә, аңа атланып карарга мөмкинлек бармы?

— Конгресска мөрәҗәгать итсәләр, кайсы хуҗалыкка барырга икәнен күрсәтерләр. Лениногорскидан Фәрит Нәбиуллин татар атлары белән шөгыльләнә.

— Казанга якынрак җирдә юк, димәк?

— Казанны чыккач та Сәгыйть абый хуҗалыгы бар, анда да булуы ихтимал. Татар атлары туристларга кызык, әмма хаҗдан кайткан ат та булса, ул тагын да әйбәтрәк булыр иде. Киләләр гарәп илләреннән зур кешеләр, аларга хаҗга барып кайткан татар атыбызны күрсәтергә була. Бу бөтенләй икенче әйбер.

— Рәсүл, 2020 нче елда Русиядә халык санын алу узачак. Башкортостан татарлары моңа әзерләнәме? Татарларны башкорт дип яздыруга үгетләүләр алып барыламы?

Рәсүл Ахияретдинов
Рәсүл Ахияретдинов

— Әйдәгез, дөресен сөйлик. Бу сайлаулар белән халык бернигә дә ышанмый хәзер. Кешеләрнең күз алдында ялган бюллетеннәр ташлыйлар, бөтен җирдә алдашу. Кемгә генә аңлатып җиткереп була икән бүген, барыгыз әле, җанисәп бара бит, үзегезне болай күрсәтегез, тегеләй күрсәтегез, дип. Нәрсә генә язсаң да, баребер үзенчә язалар да чыгалар бит инде. Шуңа күрә бу сорау галәмәт четрекле. Әгәр дә республикада кемдер башкортларны күбрәк күрсәтергә тырышса, алай дип язырга да мөмкиннәр, татарларны күрсәтәселәре килсә, татарларны күбәйтеп. Тик алдап ерак китеп булмый, Татарны күп итеп яздың ни дә, урысны – баребер шул ук абортлар. Сыйфат турында кайгыртырга кирәк. Менә советлар вакытында шушы Кушнарен районында 87 процент татар булган. Рәхимов килде – 40-50 гә генә калды. Әй, башкортлар артты монда. Шуннан соң Рәхимов киткән иде, яңадан 68-70 процентка күтәрелде. Һәр кеше үзенә кирәкчә тартып карый, тик аңардан бит татар исәбе артмый. Башкорт исәбе дә артмый. Ярый, алдыйк, тагын бер 15 ел алдап карыйк, хәзер Кытай килеп керә монда. Безгә бүген уянырга кирәк, бүген милләтне, үзебезнең төрки асылыбызны алып барырга кирәк, башкортмы-татармы, анысы бик мөһим дә түгел. Безгә үзебезнең санны арттырырга кирәк, балаларны саклап калырга кирәк, безгә шушы үзебезнең чикләрне сакларлык халык кирәк.

* * *

Рәсүл Ахияретдинов Кушнарен районы Байтал авылыннан. 2008 нче елда Башкортостанның Аграр университетын тәмамлый. Туган районында төрле елларда хуҗалык җитәкчесе, юл хезмәте автопаркы, машина-трактор станциясе җитәкчесе була. 2014-2016 нчы елларда “Ато жолы” сектасы белән көрәшә, хокук саклау органнары белән берлектә Русиядә 90нан артык төркемне тар-мар итеп, җаваплылыкка тартуга ирешә. 2015 нче елда атлар белән ныклап кызыксына башлый, шул ук еллардан бирле атта хаҗга бару теләге белән яна.

XS
SM
MD
LG