Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көне быел 12 октябрь үтәчәк


Хәтер көне, 13 октябрь 2018, Казан
Хәтер көне, 13 октябрь 2018, Казан

Казан хакимияте ТИҮнең Хәтер көне митингын уздыру көнен килештерсә дә, аны уздыру урыны итеп активистлар сораган Ирек мәйданы һәм Камал театры мәйданнары урынына, Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын тәкъдим иткән.

1552 елда Казанны яклап шәһит булучыларны искә алу максатыннан уздырылачак Хәтер көне митингы быел Казанның Тинчурин паркында яисә Крылья Советов паркында үтәргә мөмкин. Бу хакта Азатлыкка ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге) вәкиле Кәшиф Гатин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татар иҗтимагый үзәге быелгы Хәтер көне митингын 12 октябрьдә Казанның Камал театры каршындагы мәйданда яисә Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында уздырырга сораган булган.

Кәшиф Гатинга Казан хакимиятеннән шалтыратуларынча, Хәтер көне митингының алар сораган ике урынның берсендә дә түгел, ә Тинчурин һәм Крылья Советов паркларында уздыру киңәш ителгән.

ТИҮ вәкиле Хәтер көне митингының 12 октябрьдә узачагын, ләкин чара урынының кайда булачагын шушы көннәрдә ачыклап бетерәчәкләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG