Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе Ольга Зыятдинованың кассация шикаятен канәгатьләндермәде


Ольга Зыятдинова мәхкәмә утырышларының берсендә
Ольга Зыятдинова мәхкәмә утырышларының берсендә

Ольга Зыятдинованың апелляция шикаяте Татарстан югары мәхкәкәмсендә кире кагылган иде, хәзер кассация шикаяте дә канәгатьләндерелмәде.

Татарстан югары мәхкәмәсе мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуга каршы көрәшкән активист Ольга Зыятдинованың кассация тәртибендә шикаятен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Бу хакта Idel.Реалиига мәхкәмәнең матубгат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Аның адвокаты мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруны һәм, җинаять гамәле булмаган дип, эшне тукатуны сораган иде.

21 майда Татарстан югары мәхкәмәсе Ольга Зыятдинованың апелляция шикаятен кире какты һәм гомум тәртипле колониягә җибәрде.

5 мартта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зыятдинованы биш ярым елга колониягә ябу турында карар чыгарды. Ольга Зыятдинова Русия җинаять кодексының 132нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Кодексның 135нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) маддәсе нигезендәге гаепләү кире кагылды, андый җинаять кылынмаган дип белдерелде.

Иректән мәхрүм итү вакыты тоткарлау көненнән, ягъни 2018 елның 24 апреленнән башлана. Мәхкәмә тикшерү изоляторында тотылуның бер көне хөкем карарыннан соң төрмәдәге көн ярымга торуын да искәрткән иде. Моны исәпкә алганда, активист колониядә дүрт ел чамасы утырырга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG