Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык галәмгә чыгучы беренче кеше – Алексей Леонов вафат


Алексей Леонов

Леонов соңгы елларда каты авырган булган. Аңа 85 яшь иде.

Ачык галәмгә беренче булып чыгучы очучы-косманавт Алексей Леонов вафат булган. Аның үлеме турында ТАСС хәбәр итә.

Леонов унберенче совет космонавты һәм ачык галәмгә чыгучы беренче кеше булды. Ул галәмгә 1965 елның мартында "Восход" галәм корабында очканда чыкты. 1975 елның июлендә Леонов совет һәм американ галәм кораблары – "Союз-Аполлон" очышында катнашты. Ул ике тапкыр Совет берлеге каһарманы.

Леонов шулай ук рәссам, галәм темасына картиналар авторы буларак та танылды.

Алексей Леонов Альфа-банк мөдирләр шурасы рәисе беренче урынбасарының киңәшчесе иде, Baring Vostok инвестиция фондының киңәшче комитетына керде. Әлеге фондның җитәкечес Майкл Калвига карата Русиядә тикшерү эшләре бара.

Соңгы елларда Леонов каты авырган дип хәбәр ителде.

Космонавтны 15 октябрьдә Мытищидагы мемориаль зиратта җирләячәкләр.

фикерләр

XS
SM
MD
LG