Accessibility links

Кайнар хәбәр

Автордан


Балачактан Даниель Дефо, Марк Твен китапларын укып үскәнгәдер инде, дөнья буйлап сәяхәт итү иң зур хыялым иде. Хыяллар чынга аша икән ул. Өйдән чыгып киткәнемә бер елдан артты инде. Ике ай ярымга гына авылга кайтып килдем дә, әле менә тагын дөнья гизеп йөрим. Зур круиз лайнерында эшлим мин. Контрактларым озын – сигез айлык. Ләкин эшем авыр түгел. Мин аны шуңа сайладым да. Беренче контракт дәверендә унбиш илдә булырга туры килде. Ләкин мин үземне турист түгел, "ярымтурист" дип атар идем. Чөнки чит илдә урамга чыкканда кыска вакыт эченә сыешырга кирәк: кораб соңга калучыларны көтеп тормый, китә дә бара. Шунысы да бар: без ул илләрдә төн кунмыйбыз, ләкин атна-ике атна саен кире әйләнеп кайтабыз. Бер килгәндә – бер җирне, аннары икенчесен барып күрү мөмкинлеге бар. Кайчак ике-өч көнгә дә туктап торабыз. Андый вакытта җирлекне рәхәтләнеп өйрәнәм һәм, гадәттә, корабка төн кунарга гына кайтам. Узган кышны җылы якларда – Һинд океаны утрауларында үткәрдем. Беренче язмам да шуннан. Әкренләп барысын да сөйләргә тырышырмын. Чит илләрдә йөрү үзе беррәхәт булса, лайнердагы тормыш – үзе бер маҗара ул.

XS
SM
MD
LG