Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси тоткыннарны яклап ялгыз пикетлар узды


Катнашучыларның берсе - Гөлназ Равилова
Катнашучыларның берсе - Гөлназ Равилова

Активистлар "Мәскәү эше" нигезендә тоткарланучыларга яклау белдерде һәм Коррупциягә каршы көрәш фондын эзәрлекләүне туктатуны таләп итте.

20 октябрь көнне Казан үзәгендәге Бауман урамында "Мәскәү эше" нигезендә тоткарланучыларга яклау белдереп һәм Коррупциягә каршы көрәш фондын эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп ялгыз пикетлар узды. Анда катнашучы активистлар 5-10 минут саен бер-берсен алмаштырып шигарьләр белән басып торды.

Чарада 15ләп кеше катнашты. Алар "Нет хуже государства, что преследует людей", "Моя Россия сидит в тюрьме", "Московское дело" — дело всей страны!", "Свобода слова и собраний, а не обыски и аресты!", "Следующая остановка — ГУЛАГ", "Они сели за нашу свободу", "В стране, где сажают людей за их взгляды, нет будущего" дигән шигарьләр тоткан иде.

Акцияне Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре һәм полиция вәкиле күзәтте. Полиция пикетта торучы һәркемнең паспорттагы мәгълүматларын язып барды.

Чарада катнашучы Искәндәр Ясәвиев Idel.Реалиига белдерүенчә, соңгы айларда басым машинасы барысын да изеп бара.

"Ул үз астында безнең кебек гади кешеләрне калдырып берни күрмичә алга ыргыла. Моны протестлар ярдәме белән генә туктатырга була. Бу машина тизлеген арттырганнан-арттыра барачак. Хәзер сак астында тотылучы Константин Котов, Азат Мифтахов кебекләрне күпләп санап китеп була. Минемчә бу акыллы кешеләр һәм хакимиятнең илне көрчеккә алып баруын аңлый. Алар хәлне үзгәртергә тырыша. Аларга чыгарылган төрмә җәзалары - сәламәтлекне югалту дигән сүз. Бу кешеләр өчен бик зур сынау һәм гомерлеккә калачак. Чынлап әйткәндә - бу аларны юк итү. Урамнарга чыгарга кирәк һәм мин бүген монда чыгучыларга бик рәхмәтлемен", диде Ясәвиев.

Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның Казандагы штабы хезмәткәре Олег Емельянов (12 сентябрь көнне Коррупциягә каршы көрәш фондының акча юу җинаять эше нигезендә анарда тентү уздырдылар) сүзләренчә, "нәкъ җәмәгатьчелек басымы гына бу җинаять эшләрен туктата ала".

Чада катнашучы Кирилл Васин "һәркемнең үз сәяси карашлары булырга мөмкин" дип искә төшерде.

"Бу эзәрлекләнергә тиеш түгел. Хакимиятнең фондтагы даими тентүләре һәм басымнары канунсыз. Русиянең теләсә-нинди шәһәрендә яшәүче кеше моңа битараф калмаска тиеш. Әгәр без күпләп чыксак нәкъ без хакимият булачакбыз һәм гаделлекә ирешә алачакбыз", диде Васин.

Сәяси тоткыннарны яклау чарасы бүген Чаллыда да узды. Активистлар "Азатлык" мәйданына шигарьләр тотып чыкты.

XS
SM
MD
LG