Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчылар русияләрнең керемнәре арту турындагы Росстат хисабына шик белдерә


2019 елның өченче чирегендә русияләрнең керемнәре кисәк артуы турындагы Росстат хәбәре Русия икътисадының башка күрсәткечләренә туры килми.

РБК Икътисади клуб утырышында катнашучылар шундый нәтиҗә ясаган дип яза. Икътисадчылар исәпләү методикасын үзгәртергә кирәк дип саный.

Русияләрнең керемнәре 2014 елдан бирле дүрт ел рәттән кимеп килде. 2018 елда Росстат яңача исәпләү методикасы куллана башлагач керемнәрнең бераз, 0,2 процентка артуы хәбәр ителде. Росстат белдерүенчә, 2019 елның өченче чирегендә русияләрнең реаль керемнәре хәтта өч процентка арткан. Коррупциягә каршы көрәш фондының Стратегик анализ институты мөдире Игорь Николаев әйтүенчә, керемнәрнең шулай кисәк артуы бик шикле, чөнки ул башка макроикътисади күрсәткечләргә уоы килми.

Росстат мәгълүматларына караганда, елның өченче чирегендә кибетләрдә сәүдә әйләнеше 0,8 процентка кимегән. Русияләрнең кибетләрдә түләгән уртача чек күләме кими бара, ә кредитлар өчен түләү арта. “Туры килми бит, реаль керемнәр арта, а калган нәрсәләрнең начараюы күзәтелә”, ди Николаев.

Росстатның элекке башлыгы, Югары икътисад мәктәбенең статистик тикшеренүләр җитәкчесе Александр Суринов Росстат халыкның керемнәрен исәпләгәндә кулланыла торган методика “Совет берлегендә яхшы эшли иде. Әмма хәзер керемнәрнең структурасына, ягъни уртача хезмәт хакы, социаль түләүләр һәм башка күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк”, ди.

Русия фәннәр академиясенең Халык хуҗалыгын прогнозлау институты җитәкчесе Владимир Сальников реаль керемнәрне исәпләгәндә билгесез компонентлар бар диде. Аерым алганда ул эшмәкәрләрнең реаль керемнәрен беркем беркайчан белмәде һәм якын арада белмәячәк тә ди.

  • Реал керемнәр дип салымнар түләгәннән соң калган һәм инфляцияне исәпкә алып саналган керемнәрне атыйлар.
  • Сишәмбе чыгарылган Росстат хисабында Русиядә керемнәре азык-төлеккә һәм киемгә генә җитәрлек булган гаиләләр саны рәттән ике чирек ел арта бара, андыйларның саны 49 проценттан артып киткән диелә.
  • Чәршәмбе Татарстанстат татарстаннарның реаль керемнәре бу елның сигез аенда 0,8 процентка артуын хәбәр итте.
  • Бу елның беренче алты ае нәтиҗәләренә караганда, 20 миллионга якын русияленең керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган. Аларның 26 проценты балалар.
XS
SM
MD
LG