Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Мозамбикта Русиянең биш ялланган сугышчысы үтерелгән


Мозамбик хәрбиләре патрульдә

Мозамбикның төньягында радикал исламчы сугышчылар белән бәрелештә Русиянең “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтенең биш сугышчысы һәлак булган. Бу турыда үз чыганакларына таянып Carta de Mocambique басмасы яза.

Басма мәгълүматларынча, бәрелеш 27 октябрьдә Кабу-Делгаду виләятендә булган. Ялланган Русия сугышчылары утырган машиналар кәрваны җирле сугышчылар әзерләгән һөҗүмгә эләккән. Мозамбик армиясенең 20 хәрбие һәм Русиянең биш сугышчысы үтерелгән диелә. Аларның барысының да башларын кискәннәр.

Аларның җәсәдләре Муеда шәһәре хастаханәсенә китерелгән. Русия Африкада үз ватандашлары үтерелү турында хәбәргә реакция күрсәтмәде.

Бу мәгълүматлар әлегә башка чыганаклар аша расланмаган.

Мозамбикның төньягында радикал исламчы сугышчылар белән хөкүмәт гаскәрләре арасында бәрелешләр 2017 елдан бирле бара. Русия белән Мозамбик арасында хәрби-техник хезмәттәшлек турында 2015 елгы, хәрби хезмәттәшлек турында 2016 елгы килешүләр булса да, анда рәсми рәвештә Русия хәрбиләре җибәрелмәде.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG