Илдә "кискен үзгәрешләр" теләүче русияләр саны ике ел эчендә шактый артып 59 процентка җиткән. Бу хакта Мәскәү Карнеги үзәге һәм Левада үзәге уздырган тикшерүдә әйтелә.
2017 елда респондентларның 42 проценты илдә "кискен һәм зур үзгәрешләр" теләвен белдергән иде. 2018 елда андыйлар саны 57 процентка, ә 2019 елда - 59 процентка җитте диелә тикшерүдә. "Бик зур булмаган үзгәрешләр" теләүчеләр 41 проценттан 31 процентка, ә үзгәрешләр кирәкми диючеләр - җиде проценттан икегә калган.
"Нинди үзгәрешләр кирәк?" дигән сорауга иң еш очраган җавап хезмәт хакларын, пенсияне һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү булган (24%). Аннан соң "хөкүмәтне, президентны, хакимиятне алыштыру" (13%) һәм торак коммуналь хезмәтләргә, даруларга һәм азык-төлеккә бәяләрне киметү (12%) килә.
Респондентлар фикеренчә, үзгәрешләрне, беренче чиратта, түрәләр, олигархлар һәм зур бизнес, президент Владимир Путин һәм аны даирәсе теләми.
"Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбе безнең илдә үзгәрешләр "сәяси систем җитди үзгәргән очракта гына мөмкин" дигән фикер белән килеште. Респондентларның өчтән бер өлеше генә үзгәрешләр "хәзерге сәяси систем кысаларында булырга тиеш" дигән фикерне сайлады. Мондый бүленеш кешеләрнең хакимиятнең тулысынча алышынуына әзерлеген күрсәтми. Әмма бу җәмгыять эчендә илдәге хәлләр торышыннан канәгатьсезлек арта баруын аңлата", диелә тикшеренү хисабында.