Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысы диярлек үлем җәзасын кайтару яклы


Үлем җәзасы сорап язылган плакат (архив фотосы)

Үлем җәзасы яклы булучылар саны ике ел эчендә биш процентка арткан. Социологлар моны октябрь башында Сарытауда 9 яшьлек кызны үтерү белән бәйли.

Русияләрнең 49 проценты илдә үлем җәзасын кайтару яклы. Шул исәптән русияләрнең өчтән бере мондый җәза 1990нчы еллардагы кебек кайтарылырга тиеш дип саный. Русияләрнең 16 проценты исә үлем җәзасын элеккедәгедән дә киңрәк куллану кирәк дип белдерә. Моны Левада үзәге сораштырулары күрсәтә.

Үлем җәзасы яклылар саны ике ел эчендә биш процентка арткан. Социологлар моны октябрь башында Сарытауда 9 яшьлек кызны үтерү белән бәйли.

Левада үзәге сораштыруларында катнашучыларның 72 проценты балигъ булмаганнарны көчләүчеләрне әлеге иң югары җәзага хөкем итәргә кирәк ди. Кабат-кабат үтерүчеләр өчен үлем җәзасы бирүне русияләрнең 64 проценты тәкъдим итә. Респондентларның 39 проценты мондый җәзаны наркотиклар сату өчен, 26 проценты - коррупция өчен бирү кирәк дип белдерә. Үлем җәзасы яклы булучыларның күпчелеге 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Социологлар мәгълүматынча, русияләрнең 21 проценты үлем җәзасына мораторий саклап калу яклы.

Октябрь башында моңа охшаш темага сораштыруны "Җәмәгатьчелек фикере" фонды да уздырды. Аның мәгълүматларына караганда, кайбер зур җинаятьләр өчен үлем җәзасын кайтару дөрес булыр дип русияләрнең 69 проценты белдергән.

Русиядә үлем җәзасы кануннар белән гамәлдән чыгарылмаган. Әмма 1996 елда ил Европа шурасына кушылганнан башлап Русиядә мондый җәзаны куллануга мораторий кертелде. Аның урынына гомерлек төрмә җәзасы бирелә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG