Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа җанисәп анкеталарына көндәлектә аралашу теле турында сорау кертелгән


Архив фотосы

2020 елда Бөтенрусия халык санын алу барышында кешеләрдән көндәлектә нинди телдә сөйләшүләре турында сораячаклар. Моннан тыш, анкеталарга чит илләрдә яшәү турында сорау да кертелгән.

Русия хөкүмәте сайтында җанисәп барышында кулланылачак анкета формалары дөнья күрде. Сораулар арасында "Нинди телләрне көндәлектә кулланасыз?" дигәне дә бар. Әлеге сорау азсанлы халыкларга ярдәм итү програмнары төзү өчен мәгълүмат җыярга һәм телләрнең таралуын анализларга ярдәм итәчәк дип китерә Росстат башлыгы киңәшчесе Павел Смелов сүзләрен РИА Новости.

Анкетада шулай ук "Урыс телен беләсезме", "Туган телегез нинди", "Тагын нинди телләр беләсез?" дигән сораулар бар.

Моннан тыш, җанисәп вакытында русияләрдән чит илләрдә яшәүләре турында сораячаклар. Анкетада "12 айдан артык чит илләрдә яшәдегезме?", "Русиягә килгәнче кайда яшәдегез?" дигән сораулар бар.

Шулай ук эчке миграция сорауларына да бу юлы зуррак игътибар биреләчәк.

Җанисәпнең төп этабы 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак. Росстат башлыгы Павел Малков бу һәр кешене шәхсән сораштырып уздырылган соңгы җанисәп булырга мөмкин дип белдерде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG