Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы "протест үзәкләрендә" белем алучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертмәкче


Мәскәүдә протест чарасы
Мәскәүдә протест чарасы

Депутатлар "протест үзәкләре" дип социаль челтәрләрдәге төркемнәрне дә саный. Мондый үзәктә белем алган кешегә митинг оештырырга рөхсәт бирелергә тиеш түгел ди алар.

Русия думасы депутатлары "протест үзәкләрендә" белем алып, төрле митинглар оештырган кешеләргә җинаять җаваплылыгы кертү турында канун өлгесе әзерли. Бу хакта "Коммерсантъ"ка "Бердәм Русия" фракциясе вәкилләре сөйләгән. Басма чыганакларының берсе "протест үзәкләре" дип социаль челтәрләрдәге төркемнәрне дә санарга мөмкин ди.

Русия думасының чит ил тыкшынуын тикшерү комиссиясе әгъзалары кайбер төбәкләрдә урам чаралары оештыручыларны әзерләүче "лагерьлар" барлыгы ачыкланды дип белдерә. Алар чит илдән финанслана диелә. Оешмаларның төгәл исемлеген һәм аларның кайда урнашуларын депутатлар хәбәр итми.

"Коммерсантъ" чыганагы мондый үзәкләр Мәскәүдә, Петербурда, Екатеринбурда, Калининградта, Кавказның кайбер төбәкләрендә, аннексияләнгән Кырымда ачыкланган дип сөйли.

"Мондый үзәктә белем алган кешегә митинг оештырырга рөхсәт бирелергә тиеш түгел", дигән "Бердәм Русия" депутаты Адальби Шхагошев.

  • 2014 елда Җинаять кодексына протест чаралары кагыйдәләрен кабаттан бозу турында маддә кертелде. Ул биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
  • 2018 елның декабрендә депутатлар балигъ блумганнарны протест чараларына җәлеп итү өчен аерым җәза булдырды. Моның өчен оештыручылар 15 тәүлеккә кадәр сак астына алынырга мөмкин​
XS
SM
MD
LG