Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламентында бюджетны тәнкыйтьләгән Альберт Рәхмәтуллин КПРФтан чыгарылган


Альберт Рәхмәтуллин Башкортстанның социаль бюджетын "җирләү" чарасында.
Альберт Рәхмәтуллин Башкортстанның социаль бюджетын "җирләү" чарасында.

Альберт Рәхмәтуллин фиркадән чыгарылуның төп сәбәбе дип Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның 19 ноябрь узган алдагы елга бюджет кабул итү уңаеннан җәмәгатьчелек тыңлауларындагы чыгышын дип атый. Ул анда бюджетның социаль юнәлешле булмавын тәнкыйтьләгән иде.

Уфа коммунистларының Совет районы бүлекчәсе рәисе, республикадагы танылган хокук яклаучы Альберт Рәхмәтуллинны КПРФ сафыннан чыгардылар. Азатлыкка белдерүенчә, аны фиркадән чыгару карары 24 ноябрьдә узган пленумда кабул ителгән. Фиркадән чыгару тәкъдиме белән КПРФның Башкортстан бүлекчәсе рәисе Юнир Котлыгуҗин һәм фирка әгъзасы Вадим Старов чыккан.

Альберт Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, фиркадән чыгару сәбәбен финанс хисабы канәгатьләндермәве белән аңлатканнар. Ләкин Альберт Рәхмәтуллин үзе моны 19 ноябрь узган Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайдагы чыгышы белән аңлатты. Анда ул ятим балаларны фатирлы итүгә казнадан аз акча бүленүгә ризасызлык белдергән, парламент җитәкчесе Константин Толкачевны "бер урында 20 ел ыштан туздыруда" гаепләп чыгыш ясаган иде.

"Җәмәгатьчелек тыңлаулары узгач та мине фиркадән чыгарырга җыенулары турында ишеттем. Сәбәп дип Башкортстан башлыгы сайлауларына бәйле фирка бүлекчәсенең финанс хисапларын атадылар, мине ниндидер хилафлыклар кылуда гаепләп карадылар, ләкин мин штатта тормыйм, фирка эшчәнлеге өчен хезмәт хакы алмыйм, матди җаваплылыгым да юк. Хисап буенча тиешле документларны тапшырдым, ләкин аны канәгатьләнерлек түгел дип таптылар. Миңа аның өчен шелтә генә дә белдерә ала иделәр, ләкин аларга шулай кирәк булган. Мине фиркадән чыгаруның төп сәбәбен Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның 19 ноябрь узган алдагы елга казна кабул итү уңаеннан җәмәгатьчелек тыңлауларындагы чыгышым өчен дип исәплим", диде Альберт Рәхмәтуллин.

Ул әлеге карарны шикаять итүнең мәгънәсе юк дип саный. "Мин кире фиркагә алган хәлдә дә шул кешеләр бергә эшләргә туры киләчәк. Алар башка сәбәпләр табып фирка эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ирек бирмәячәк. Бәлки, сәяси эшчәнлекне бөтенләй туктатырмын, бәлки, "Сул фронт" хәрәкәтендә ныклап эшли башлармын. Бәлки, үземнең сәяси хәрәкәтемне төзермен, чөнки минем идеяләремне, эшчәнлегемне хуплаган, ярдәм итәргә әзер булган дусларым, хезмәттәшләрем бик күп", диде Рәхмәтуллин.

Альберт Рәхмәтуллин фиркадән чыгарылу белән беренче каршылык чарасын да уздырды. 28 ноябрьдә ул берничә фикердәше белән Башкортстан парламенты бинасы каршында социаль бюджетны шартлы "җирләү" чарасы оештырды. Әлеге чарада катнашкан, КПРФтан июнь аенда үз теләге белән чыккан Диана Демидова "Альберт Рәхмәтуллиның Корылтайдагы чыгышы КПРФ җитәкчеләре өчен соңгы тамчы булды", дип язды. "Алар бәйсез җәмәгатьчелек вәкилләреннән тулысынча котылдылар, хәзер тыныч сулый, шатлана алалар. Хәзер аларга җәмәгатьчелек куркынычы янамый, рәхәтләнеп ыштан туздырып, чәй эчеп утырырга була.

Ләкин халык аңлый һәм күрә. Үзенең акча янчыгының бушавын, кулланучылар кәрзиненең фәкыйрьләнүен, болай озак яшәп булмасын белә. Дөресен әйткәндә, барысы да бу хәлләрнең чишелешен көтә, чөнки ул булачак. Халык күтәреләчәк" диде социаль челтәрләрдә Демидова.

19 ноябрьдә Башкортстан бюджеты турында парламент утырышы җәнҗал белән үтте. Иң кызу чыгышларның берсен коммунист Альберт Рәхмәтуллин ясады. Ул парламент тыңлауларын фарс дип атады. Урамда Иглин районыннан килгән күп балалы ана утырышка керә алмый торуын әйтте. Социаль торак алудагы проблемнар турында сөйләде. "Ни өчен мәхкәмә карарлары булуга карамастан, түрләрнең машиналары кулга алынмый? Ул акчаларга бер ятимгә торак алып булыр иде бит?" диде Альберт Рәхмәтуллин. Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышевага сүз бирелмәде.

XS
SM
MD
LG