Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең 68 проценты ил Конституциясен үзгәртергә кирәк дип саный 


Русия Конституциясе
Русия Конституциясе

Русиядә яшәүчеләрнең 68 проценты илнең төп канунын киредән карап чыгарга һәм аңа үзгәрешләр кертергә кирәк дип белдерә. Алты ел элек мондый карашта торучылар саны 44 процент булган. 

Русия Конституциясен үзгәртергә кирәк дигән фикердә торучылар саны узган елга караганда ике процентка арткан. "Иҗтимагый фикер фонды" уздырган сораштыру күрсәткәнчә, Русия халкының яртысы диярлек (47%) Конституцияне чынлыкта кәгазьдә генә калган формаль документ буларак кабул итә. Шул ук вакытта сораштырылган кешеләрнең 43 проценты төп канунны чын көчкә ия булган документ дип саный.

Сораштыруда катнашканнарның 46 проценты Конституция гади кешеләрнең хокукларын якларга ярдәм итми дигән. Русияләрнең яртысы (51%) Конституциянең төп нигезләмәләрен белмәвен әйткән.

"Конституциягә нинди үзгәрешләр кертер идегез?" дигән сорауга "пенсионерлар һәм халыкның башка төркемнәрен кайгыртуны арттыручы", "гомумән социаль сәясәтне яхшыртучы" төзәтмәләр кирәк дип җавап биргәннәр. Респондентларның биш проценты халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга кирәк дигән, тагын өч проценты медицина, мәгариф сыйфатын яхшырту, гади кешеләрнең хокукларын яклауга кагылышлы төзәтмәләр кертергә кирәклеген әйткән.

Сораштырылган кешеләрнең ике проценты Конституциягә пенсия яшен күтәрүче канунны гамәлдән чыгаручы, коррупция белән көрәшне көчәйтүче, җинаятьләр өчен җәзаны катгыйлатучы һәм үлем җәзасы кертүче төзәтмәләр кирәк, дип белдергән.

XS
SM
MD
LG