Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе: генпланга каршы көрәш һәм мунчаны сагыну


Генпланга каршы чарага Сталин портретын күтәреп килүчеләр дә бар иде

15 декабрь Казанның Дәрвишләр бистәсе халкы митинг уздырып, Казанның генераль планына каршы булуын белдерде. Чарада шулай ук бистәдәге мунчаны җимерү, яңа йортлар төзү өчен агачларны кисү, Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводына каршы фикерләр дә яңгырады.

Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йорты янындагы мәйданда узган чарада катнашучылар "Генплан Шоссе-Тирәк урамнарында яшәүчеләрне бомж ясый", "Бистәне магистральләр белән бүлгәләмәгез", "Безгә бер сулыш һава калдырыгыз” дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.

Дәрвишләр бистәсе генпланга каршы алтынчы митинг үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00

Митингны оештыручы активист Денис Кропотов кулга-кул тотынышып гомум Казан акциясенә кушылуга чакырды.

"Әйдәгез, шушы гамәлебез белән Гаврилов урамындагы агачлыкны яклаучыларны һәм Осиноводагы чүп яндыру заводына каршы булучыларга теләктәшлек белдерик, андагылар да шушы минутта нәкъ шулай эшли", диде ул.

Денис Кропотов
Денис Кропотов

Кропотов шулай ук Дәрвишләр бистәсендә моннан берничә ай элек хакимият җимергән тарихи мунчаны саклап кала алмаганнары өчен халыктан гафу үтенде һәм мунчаны бер минутлык тынлык белән искә алырга да чакырды.

Митингка чыккан йөзләгән кеше шулай итеп башта кулга-кул тотынып гомум Казан экология акциясенә кушылды, аннан инде тарихи мунчаны искә алып бер минут тын торды.

"Төп бурыч –дәшми калмау"

Дәрвишләр бистәсе активисты Сәвия Хәмидуллина сүзләренчә, хакимият 90нчы елларда башта бистәнең хастаханәсен бетерде, 2014 елда бистәнен халык мунчасын япты һәм 2019 елда аны җимереп үк ташлады.

Сәвия Хәмидуллина
Сәвия Хәмидуллина

"Безнең бистәгә үз кагыйдәләрен урнаштыру өчен ятлар килде. Мунча урынына 20 катлы йорт салачаклар. Солдат урамында агачларны кисеп "Беседа" торак комплексы төзергә җыеналар. Бу ятлар безнең урманнарда магистральләр төзергә планлыйлар. Тирә ягыгызга бер карагыз. Дәшми торырга ярамый.

Без үз балаларыбызга 6 чатлы магистраль калдырачакбызмы? Биек йортлармы, газ камераларымы?", дип сорауды активист һәм "Безнең төп бурычыбыз - дәшми калмау, иңгә-иң басып бистәбезне саклау өчен берләшү", дип сүзен тәмамлады.

"Магистраль төзү аркасында 30 гектар урман юкка чыгачак"

Денис Кропотов сүзләренчә, хакимият Дәрвишләр бистәсе аша магистраль уздыру өчен җәмгысе 30 гектар мәйданда урманны юкка чыгарачак.

"Агачлар киселгәч, ул урыннарга миллион ярым һәм 3 миллион ярым шакмак метр мәйданда торак йортлар төзү уйланыла", дип мәгълүмат бирде ул, элеп куелган зур харитада мәйданнарны күрсәтеп.

Агачлар кисүгә кагылышлы сорау митингка килгән Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдиновка да бирелде.

Роман Фәтхетдинов
Роман Фәтхетдинов

"Төзелеш һәм магистраль төзү өчен урман кисүгә ничек карыйсыз", дигән сорауга түрә анык кына җавап бирмәде, "мин экологиягә, шәхси йортларга минималь зыян биреп, Дәрвишләр бистәсе халкына тыгымнарга очрамыйча өйләренә кайтырга ярдәм итә торган юл төзү яклы", дип санап китте.

"30 гектар урманны юк итү сезнеңчә минималь зыян буламы", дигән сорауга Фәтхетдинов җавап бирү урынына, "ә сез аны ничек итеп исәпләдегез, моны төгәл генә исәпләү мөмкин түгел" дип сорауга сорау юнәлтте.

Сорау бирүче түрәдән җавап көтүдән мәгънә юк дип кулын селтәп аның яныннан китү ягын карады.

Дәрвишләр бистәсе чарасында кызыл төс өстенлек итә
Дәрвишләр бистәсе чарасында кызыл төс өстенлек итә

Совет районы хакимияте түрәсе белән активистлар арасында кызу бәхәс моның белән генә туктамады, ни өчен генпланда бистә активистлары тәкъдим иткән 4нче вариант каралмады, дигән сорау бирелде.

Фәтхетдинов сүзләренчә, аларга тиешле комиссия бу вариантны тормышка ашырып булмавын әйткән.

"Хакимияттәгеләр өчен төп максат – табыш алу"

Чарада катнашкан "Яңа социализм өчен" хәрәкәте лидеры Николай Платошкин сүзен Мәскәү түрәләрен сүгеп, Казан түрәләрен мактап башлады. "Сез Мәскәүдә мэрия вәкиле митингка килер дип уйлыйсызмы, ә Казанда түрәләр килеп, фикерләрен җиткерә", дип белдерде ул, гәрчә Казан түрәсе халыкка анык җаваплар бирмәсә дә.

Николай Платошкин
Николай Платошкин

"Мәскәүдә халык фикеренә бөтенләй колак салмыйлар. Мин кичә Казан башкарма комитетыннан Калинкин белән очраштым, ул инициатив төркемне кабул итергә әзер булуын җиткерде. Оппозициядән вәкил итеп Казан депутаты Алексей Серовны билгелим, бергәләшеп бу проблемны чишәргә тырышыгыз", диде Платошкин мәсьәләне хәл итә алачагына чын күңеленнән ышанып булса кирәк.

Дәрвишләр халкы бу митингның быел гына алтынчы булуын, боларга өстәп ялгыз пикетлар да уздырылуын никтер әйтеп тормады.

Мөрәҗәгатькә имза җыю
Мөрәҗәгатькә имза җыю

Мәскәү кунагы Осиноводагы чүп яндыру заводына каршы чыккан, чатырларда яшәүче активистлар белән очрашуын да сөйләп үтте.

"Мондагы кебек, Русиянең башка урыннарында да хакимият халык белән сөйләшеп торырга теләми. Хакимият, без карарны кабул иттек, халык үтәргә тиеш, дип саный. Осиноводагы активистларның Татарстан хакимияте белән очрашуын булдырырга телибез. Хакимият халыкны ишетергә тиеш.

Хакимияттәгеләр өчен төп максат - табыш алу. Без бу хакимиятне киләсе сайлауда кануни, тыныч юл белән үзгәртеп, илебезне социализм юлына кайтармыйбыз икән, илдә бернәрсә дә үзгәрмәячәк", дип карашын җиткерде ул.

Митингта "Яңа социализм өчен", КПРФ, "Сул фронт" хәрәкәте байраклары җилфердәде, Сталин портретлары күтәрелде.

Митингка Сталин сурәтләрен күтәреп чыгучылар
Митингка Сталин сурәтләрен күтәреп чыгучылар

Чара ахырында Татарстан, Русия президентлары, прокурорлары, Казан башкарма комитеты, Казан мэры һәм башка хакимият органнарына атап, бертавыштан резолюция кабул ителде.

Анда мондый таләпләр бар:

  • Дәрвишләр һәм Нагорный бистәсендәге Дубровка һәм Липатов урамнары аша яңа машина юлы салуны хата булуын, техник нормаларга һәм кануннарга каршы килүен тану;
  • Төзеләчәк юлларның Русия Конституциясенең 53нче маддәсенә каршы килүен тану;
  • Дәрвишләр һәм Нагорный бистәләрен чолгап алган урман массивларын саклап калу;
  • Дәрвишләр бистәсендә яңа мунча комплексын төзү;
  • Дәрвишләр, Нагорный, Киндери, Әки бистәләрендәге экологияне һәм инфраструктураны бозачак башка яңа юлларны проектламау.
Митингта күтәрелгән таләпләр
Митингта күтәрелгән таләпләр

Бистә халкы таләпләрен күрмәмешкә салышкан очракта, Казан мэрын урыныннан алу һәм Казан шәһәре думасын таркату таләп ителде.

Дәрвишләр бистәсе халкы бистә аша магистраль төзүгә һәм урман аланнарының киселүенә каршы зур митингларны моңарчы 1 майда, 24 майда, 9 июльдә, 5 августта, 6 сентябрьдә уздырган иде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG