Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 70 проценты гаиләдә көч куллануга каршы канунны кабул итү яклы


Русияләрнең күпчелеге гаиләдә көч куллануны булдырмас өчен чаралар күрүне күздә тоткан канунны яклап чыккан. 

Русия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Русия халкы гаиләдә көч куллануны кисәтү турында канунны кирәк дип саный. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты шундый канун кабул итүне яклавын белдергән. Респондентларның бары җиде процентына гына мондый канун кирәксез булып тоела.

Сораштырылганнарның 90 проценты гаиләдә бернинди дә физик көч куллану булырга тиеш түгел дип белдергән. Сигез проценты "аерым бер очракларда" хатыныңа яки иреңә сугарга мөмкин, дип саный.

Хатын-кызлар арасында әлеге канунны яклаучылар күбрәк - 80 процент. Ирләр арасында мондыйлар 57 процент. Хатын-кызлар арасында гаиләдә көч кулланырга ярамавын әйтүчеләр дә күбрәк (94 процент, ирләр – 85 процент). Шул ук вакытта, ирләрнең 52 проценты гаиләдә кыйнаулар беренче мәртәбә булганда, моңа күз йомарга әзер булуларын әйткән. Хатын-кызлар арасында андыйлар саны 29 процент.

Гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесен ноябрдә Федерация шурасы бастырып чыгарды. Анда "гаилә-көнкүрештә" көч куллану дигән төшенчәгә административ һәм җинаять кодексына кертелмәгән көч куллану очраклары керә, диелгән. Җәза буларак "профилактик әңгәмәләр" һәм "яклау күрсәтмәләре" бирү күздә тотыла. Яңа канун өлгесендә шулай ук "эзәрлекләү" дигән төшенчә дә кергән.

Канун өлгесен яклап чыгучылар да, аңа каршы төшүчеләр дә булды. Каршылар бу канун гаилә нигезләрен җимерә, дип белдерә.

Элегрәк Татарстан митрополиты Феофан, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов канунга каршы фикерләрен белдерделәр.

Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, 2019 елның гыйнвареннән сентябренә кадәр гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә Русиядә 15 мең җинаять кылынган.

femicid.net ресурсы белдергәнчә, 2019 ел башыннан партнерлары яки ирләре кулыннан Русиядә 1198 хатын-кыз һәлак булган.

XS
SM
MD
LG