Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: халык милләтләр арасындагы дуслыкны җимерүче карарлар кабул итүгә юл куймаячак


Владимир Путин

Русия президенты җурналистлар белән очрашуы вакытында милли мәсьәләләр турында сорауга җавап биреп, кайбер кискен проблемнарны йомшартучы чаралар уздырырга кирәк диде

19 декабрдә еллык зур конференциясе барышында Русия президенты Владимир Путин илдә милли мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе хакында сорауга җавап бирде.

Милли мәсьәләләр Русиядә иң әһәмиятлеләр арасында диде Путин. Сәясәтчеләрнең киләсе буыны халык милләтләр арасындагы дуслыкны җимерә торган карарлар кабул итүгә юл куймаячагын аңларга тиеш. Русия ниндидер аңлашылмаучылыкларны йомшартуга китерә торган чараларны төрле яклап хуплаячак, диде президент.

Ул шулай ук Русиянең катлаулы төзелешле ил икәнен әйтеп үтте. Шуңа күрә безнең уртак тарихыбызны караганда конструктив юллар табарга кирәк, диде Путин.

Президенттан шулай ук Алтайда милли телдә белем бирүче мәктәп төзүдә ярдәм сорадылар. Путин ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
"Алтай теле иң борынгы төрки телләргә карый. Ул бөтен төрки телләрнең нигезе. Без милли мәдәниятләр, телләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш", дип җавап бирде Путин. Мәктәп төзелеше турында: "Сүз бирәм, без моны эшләячәкбез", диде.

Путинның журналистлар белән еллык очрашуы дүрт сәгать ярым барды. Анда ел дәвамында актуаль булган сораулар бирелде. Моннан тыш, Конституциядәге президентлык мөддәтен чикләү турында маддәгә үзгәртүләр кертелмәячәкме дип тә соралды. Владимир Путин "ике мөддәт рәттән" сүзтезмәсендә "рәттән" сүзен алып ташларга мөмкин дип җавап бирде. Ул үзе ике мөддәт президент вазифасында булганнан соң китеп, биш елдан тагын ил башлыгы булып сайланды.

Шул ук вакытта Путин парламентның ролен көчәйтергә кирәк дип белдерде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG