Лилия Галимованың Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнүе турында Рөстәм Миңнехановның еллык матбугат очрашуында рәсми хәбәр ителер дип көтелә. Бу турыда Татарстан матбугат чаралары яза.
Элек әлеге вазифаны башкарган Эдуард Хәйруллинның эшеннән алынуы турында карар кабул ителгән. Аның кая китүе билгеле түгел.
Рөстәм Миңнехановның еллык матбугат очрашуы 24 декабрьдә булачак.
Лилия Галимова моңа кадәр Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары һәм Казан Кирмәненең рәсми вәкиле вазифаларын башкарды.
Галимова 1985 елда Норлатта туган. КФУның журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. 2018 елның мартыннан Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары булды.