Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда абортлар кимегән, ЭКО ярдәмендә бала табучылар арткан


Марат Садыйков
Марат Садыйков

Ел башыннан Татарстанда аборт ясатучылар саны 30 процентка кимесә дә, туучылар саны артмый.

23 декабрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашып, 2019 елга йомгак ясады. Гомер озынлыгы бер ел эчендә 75 яшькә җиткән (2018 елда - 74,3 булган). Ләкин туучылар саны кимүгә бара. Республикада бер мең кешегә 11 бала туа.

"Бу 90 еллар нәтиҗәсе. 24-29 яшьлек буын җитәрлек булмаса, бернишләп булмый. Бөтенебез аңлыйбыз", диде Марат Садыйков.

Шул ук вакытта уңай күренеш буларак министр абортларның саны кимүен сөйләде.

"Абортлар саны 30 процентка диярлек кимеде, ә ЭКО ярдәмендә бала табучылар өчен квота 1800дән 2300гә артты", диде министр.

Марат Садыйков кадрлар мәсьәләсенә тукталды. Шәхси медицина үзәкләре белән исәпләсәң, Татарстанда кадрлар белән тәэмин итү буенча Русиядә иң яхшы күрсәткеч белән бара диде. Ә максатчан програм нигезендә югары уку йортларында белем алучылар юллама белән эшләмәсә, бюджет акчаларын кире кайтарырга тиеш булачак.

2019 ел башында оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Владимир Путинның "Май фәрманнары" үтәлешен контрольдә тоту өчен "Навальный һөнәр берлеге" булдыру турында игълан иткән иде. Сәясәтче бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә гадел хезмәт хакы түләүгә ирешмәкче. Навальный һөнәр берлегенә Татарстан һәм Башкортстаннан да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Анда күбрәк медицина хезмәткәрләре язды.

XS
SM
MD
LG