Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 47 проценты алдагы сайлауларда "Бердәм Русия" өчен тавыш бирергә әзер


"Бердәм Русия" фиркасе тамгасы
"Бердәм Русия" фиркасе тамгасы

Русиядә яшәүчеләрнең 47 проценты сайлаулар бу көннәрдә узган очракта тавышларын "Бердәм Русия" өчен бирергә әзер булуларын белдергән. 2016 ел сайлауларында ул 54,3% җыйды.

"Левада" халык фикерен белешү үзәге уздырган сораштыру ачыклаганча, илдә сайлаулар якындагы ял көннәрендә узса, русияләрнең яртысы диярлек (47%) тавышларын "Бердәм Русия" фиркасе өчен бирер иде. Респондентларның 14 проценты КПРФ өчен, 13 проценты "Русиянең либераль-демократик партиясе" (ЛДПР) өчен тавыш бирергә әзер булуларын белдергән.

"Гадел Русия" һәм "Русия коммунистлары" фиркаләре бишәр процент тавыш җыяр иде.

Сораштыруда Русиянең 137 торак пунктыннан 1608 кеше катнашкан.

Соңгы тапкыр Русия думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган сайлауларда "Бердәм Русия" 54,3% тавыш җыйган иде. КПРФ – 13,5%, ЛДПР – 13,3%, "Гадел Русия" 6,2% тавыш алдылар.

"Русия коммунистлары" 2,4% тавыш җыеп, биш процентлы киртәне уза алмаган иде.

XS
SM
MD
LG