Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБК хезмәткәре Руслан Шаведдиновның адвокатлары кеше урлау турында мәхкәмәгә шикаять бирәчәкләр


Руслан Шаведдинов

Навальныйның Коррупция белән көрәш фонды (ФБК) хезмәткәрен 23 декабрьдә тоткарлап, Яңа Җиргә гаскәр хезмәте үтәргә китергәннәр. 

Руслан Шаведдиновның адвокатлары аны Яңа Җиргә хәрби бүлеккә җибәрүдә гаепләп, вазифадагы затлар өстеннән шикаять язачаклар. Бу турыда үзенең интернет сәхифәсендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный язып чыкты.

Аерым алганда, гаризалар кеше урлау, канунсыз ирегеннән мәхрүм итү, вәкаләтләрне арттырып җибәрү, элемтә чараларыннан файдалануны канунсыз тыю турында биреләчәк.

Навальный белдергәнчә, Шаведдиновка хәзер телефоннан шалтыратуны тыялар, гәрчә гаскәр низамнамәсендә андый хокук каралган булса да. Шаведдиновка бер кеше беркетелгән, ул аның яныннан бер мизгелгә дә китми ди Навальный.

  • Руслан Шаведдиновның Яңа Җирдә хәрби бүлектә икәнлеге 24 декабрьдә билгеле булды. Аннан алдагы көндә кичен аның Мәскәүдәге фатирына тентү белән килгәннәр, аннары егетне сорау алырга алып киткәннәр, 16 сәгать дәвамында аның белән элемтә булмаган.
  • ФБК белдергәнчә, Шаведдинов сәламәтлеге аркасында хәрби хезмәткә яраклы түгел. Хәрби комитет хезмәткә алгач, Шаведдинов бу карарны мәхкәмәгә шикаять иткән. 23 декабрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе бу шикаятьне кәнәгатьләндерүдән баш тарткан.
  • Русия президент сайлау кампаниясе барышында Руслан Шаведдинов Алексей Навальный сүзчесе буларак, Казанга да килгән иде.

XS
SM
MD
LG