Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы Коррупциягә каршы көрәш фондын зур штрафларга тартырга җыена


Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов
Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов

Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Ждановны “ят агент” кануны нигезендә Юстиция министрлыгына чакырганнар.

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фоды (ФБК) мөдире Иван Ждановны “ят агент” кануны кысаларында беркетмә тутыру өчен Русия юстиция министрлыгына чакырганнар. Беркетмәләрне Жданов Твиттерда чыгарган.

“Минюст ФБКны һәм мөдир буларак мине “ят агент” турындагы канунны үтәмәгән өчен штрафка тартырга җыена. Штрафлар 500 мең сумга кадәр. Шулай булачагына шик юк иде, шуның өчен эшләнде дә” дигән Жданов.
Минюст ФБКны “ят агентлар” исемлегенә 2019 елның октябрендә кертте. ФБК хисапларына Испания һәм АКШтан 140 мең сумнан артык акча күчерелгән диелде. Министрлыкта ФБК “Русия дәүләт оешмаларына тәэсир итәргә омтылган” һәм “чит илдән акча алып митинг һәм йөрешләр уздырган” дип саныйлар.

Канунга ярашлы, “ят агентлар” дип керем алуга корылмаган, сәясәт белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы оешмалар таныла.
2019 елда Русиядә медиаларны һәм физик затларны да “ят агент” дип танырга мөмкинлек бирә торган кануннар кабул ителде.

Хәзерге “ят агентлар” исемлегенә 150дән артык керемгә корылмаган оешма һәм матбугат чарасы кертелгән. Алар арасында – “Голос” берләшмәсе, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте, “Мемориал” хокук яклау үзәге, Азаплауларга каршы комитет. Русия юстиция министрлыгы шулай ук Азатлык радиосын, Idel.Реалиины, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең тагын берничә мәгълүмат чарасын, Америка авазын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты Джейми Флай "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канун бәйсез журналистларның эшенә һәм иминлегенә, Русия ватандашларының үз теләкләре белән теләсә кайсы чыганактан мәгълүмат алу хокукына турыдан-туры һөҗүм дип атады. Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) Русиядә сүз иреге өчен инде җиде дистә елга якын көрәшә һәм, нинди генә вазгыять булмасын, бу эшне дәвам итәчәк диде Флай.

XS
SM
MD
LG