Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tilda платформасы кайбер сайтларны вакытлыча ябуын сәясәттән читтә торуы белән аңлатты


"Ростов эше" нигезендә гаепләнүче Ян Сидоров һәм Влад Мордасов

"Ростов эше" сайты атнакич ябылган булган, соңрак кабат эшли башлаган. 

Tilda платформасының сәяси-иҗтимагый эчтәлекле сайтларны ябуы турында беренчеләрдән булып "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнгән программист Айдар Гобәйдуллин хәбәр итте. Ул Tilda платформасында эшләнгән "Ростов эше" һәм җәйге протестлар турындагы башка сайтларның ябылуы турында язды. Аның фикеренчә, Тильданың бу адымы мәхкәмә карарына да, Роскомнадзор боерыгына да нигезләнмәгән. Гобәйдуллин үзенең постында Tilda Publishing вәкилләреннән аңлатма таләп итте.

Бу хәбәр социаль челтәрләргә тарала башлагач, Tilda Publishing вәкилләре рәсми аңлатма бирде. Тильда вәкилләре моны платформаның сәясәттән читтә торуы белән аңлатты. Алар шулай ук әлеге сайтларның кабат эшли башлавын, үз модераторларының сәяси контентны аеруча игътибар белән тикшерә башлаячагын хәбәр итте.

Тильда вәкилләре белдерүенчә, платформаны кулланучылар белән килешү нигезендә сайтларда иҗтимагый-сәяси контент тыелган. Шулай да платформа сүз иреген кысмавын, көч куллануга чакырмый торган "адекват контент"ны, сәяси темага кагылган булса да, платформада ясалган сайтларга үткәрүне дәвам итәчәген белдерде.

  • Ростов шәһәрендә өйләре янучыларны яклап пикетка чыккан ике активист – 19 яшьлек Ян Сидоров һәм 23 яшьлек Влад Мордасов 6,5 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде. Amnesty International оешмасы һәм "Мемориал" хокук яклау үзәге егетләрне "сәяси тоткыннар" дип таныды.
  • Tilda Publishing – програмлау осталыгы таләп итмәгән сайтлар ясау платформасы
XS
SM
MD
LG