Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Украина Боингын ике ракет белән бәреп төшергәнен таныды


Иранда Боинг калдыклары
Иранда Боинг калдыклары

Иранның сивил авиация оешмасы икенче хисабын чыгарды. Анда Боингның "җир-һава" класслы ике ракет белән бәреп төшерелгәне әйтелгән.

8 гыйнварда Тәһран янында Украина очкычын Иран ике ракет белән бәреп төшергән. "Җир-һава”"класслы ракетлар Русиядә эшләнгән "Toр-M1" зенит-ракет комплексыннан атылган диелә Иранның сивил авиация оешмасының икенче хисабында. Документ белән Bloomberg танышкан.

Украина очкычына ракетлар төньяк юнәлештән атылган. Тәһран һава аланыннан күтәрелеп алты минут узуга очкыч төп радар экраныннан юкка чыга. Ракетлар тигәч очкыч тиз арада биеклеген югалта, барган юнәлешеннән тайпыла, торак йортлар яныннан очып уза. Җиргә беренче тапкыр парк тирәсендә бәрелә, футбол кырын үтеп чыгып, җиргә егылып төшә һәм яна башлый.

Хисапта Иран очкычның "кара тартмаларын" укырга илнең белгечләре булмавын таный. Тәһраннан Киевка юл алган "Украина халыкара һава юлларының" Боинг очкычы 8 гыйнварда һава аланынан күтәрелеп киткәч озак тормый җиргә килеп төште. Очкычта 176 кеше иде, күпчелеге – Иран һәм Канада ватандашлары. Алар барысы да һәлак булды.

Башта Иран җитәкчелеге каза сәбәбе дип очкычның төзек булмавын атады. Соңрак аның ракет белән бәреп төшерелгәнен таныды. Очкычны утка тотуда җаваплылыкны Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы үз өстенә алды. Оешма вәкилләре Боинг ялгышлык белән, АКШ ягыннан һөҗүм булыр дип уйлаганга бәреп төшерелде дип аңлатты. Иран халкы ил җитәкчелегенең очкыч казасы сәбәпләрен ялганлап күрсәтүенә каршы чыгып, урам чаралары уздырды.

XS
SM
MD
LG