Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституцияне үзгәртүгә каршы митинг уздыру турында гаризаны кире алганнар


Либертариан фиркасе 1 февральдә ил Конституциясен үзгәртүгә каршы митинг уздыру уеннан кире кайткан.

1 февральдә Конституцияне үзгәртүгә каршы митинг уздыру турындагы гаризаны Мәскәү мэриясеннән кире алганнар. Бу турыда МБХ медиага митингны оештыручыларның берсе, Либертариан фиркасе вәкиле Игорь Ефремов хәбәр иткән.

Берничә көн элек 1 февральдә Сахаров проспектында митинг уздыру хакында гариза Мәскәү мэриясенә бирелде дип хәбәр ителде. Гаризаны кемнәр бирүе билгесез калды. Митингка 10 мең чамасы кеше килер диелде. Мэрия чараны уздыруга рөхсәт бирде.

Соңрак бу гаризаны теркәлмәгән Либертариан партиясе әгъзалары шәхси инициатива буларак бирүләре билгеле булды. Ефремов белдергәнчә, алар моңа кадәр дә митингка алдан ук гариза биреп кую алымын кулланганнар. Әгәр митингка халык аз чыгачагы күренеп торса, аны уздырмаска була дип аңлаткан Ефремов. Бу юлы булачак чара турында матбугат чараларында мәгълүмат таратылмаган, халыкны чакыру да булмаган. Ефремов моны оппозиция арасында килешеп эшләү булмавы белән аңлаткан. Аерым алганда, Алексей Навальныйның "Конституцияне якларга кирәк түгел" дип белдерүе бу карарга тәэсир иткән.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында 15 гыйнварда Федераль җыенга юлламасы вакытында Владимир Путин белдерде.

XS
SM
MD
LG