Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатары Рөстәм Веитов иреккә чыкты


Рөстәм Вәитов Русия төрмәсеннән иреккә чыкты
Рөстәм Вәитов Русия төрмәсеннән иреккә чыкты

Крымны Русия аннексияләгәннән соң “Хизб ут-Тәхрир эше” нигезендә беренче булып кулга алынган Акъяр шәһәре егете, кырымтатар Рөстәм Веитов 5 елны төрмәдә утырып иреккә чыкты.

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнеп, биш елга колониягә хөкем ителгән Рөстәм Веитов төрмә мөддәтен тутырып иреккә чыкты. Ул Курган шәһәре колониясендә булды. Веитовның төрмәдән чыгуы хакында Крым.Реалиига аның адвокаты Эдем Семедляев хәбәр иткән.

Адвокат Веитовны беренче эш итеп табибка күрсәтәчәкләрен әйткән.

“Без диагностика үзәгенә барачакбыз, аңа магнит-резонанс томографиясе эшләячәкләр. Иртәгә төштән соң Кырымда булырбыз” дигән ул.

Веитов Русия Кырымны аннексияләгәннән соң “Хизб ут-Тәхрир эше” нигезендә кулга алынган беренче кеше булды. Аны “Террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу” маддәсе нигезендә гаепләделәр. 2016 елның сентябрендә Вәитов 5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем ителде.

Вәитовтан кала, 2015 елның гыйнвар аенда Руслан Зейтуллаев, Ферат Сайфуллаев, Нури Примов та кулга алынган иде. “Акъяр дүртлеге” дип йөртелгән бу төркемнән Руслан Зейтуллаев 15 елга, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примов 2016 елда бишешәр елга иректән мәхрүм ителде. Русиянең кеше хокукларын яклаучы “Мемориал” хәрәкәте аларны сәяси тоткыннар дип таныды.

15 гыйнварда Нuman Rights Watch үзенең еллык хисабында крымтатарларны эзәрлекләүләр хакында аерым бүлектә язып чыкты. Анда 2019 елда дистәләрчә кырымтатарның уйдырма гаепләүләр нигезендә ирегеннән мәхрүм ителүе хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG