Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатар Нури Примов иреккә чыкты


Нури Примовны активистлар каршы ала

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатар Нури Примов 22 гыйнварда иреккә чыкты. Бүген шулай ук Рустем Ваитов та азат ителгән иде. Алар сигез ел дәвамында административ күзәтү астында булачак.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"нең "Акъяр дүртлеге" эше нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән Нури Примов иреккә чыкты. Моңа кадәр шушы ук җинаять эше нигезендә гаепләнгән Рустем Ваитов та азат ителде. Ләкин алар сигез ел дәвамында административ күзәтү астында булачак.

Бу хакта Украина Югары радасының кеше хокуклары омбудсмены Людмила Денисова хәбәр итте.

Адвокат Эдем Курбединов сүзләренчә, Ферат Сәйфуллаев та иреккә чыгарылачак. "Кырым тоткыннарыннан беренче булып ФСБ төрмәләренә кергән, гаделсез мәхкәмәләрдән үткән, тулы мөддәт утырган беренче Кырым сәяси тоткыннары Рустем Ваитов, Нури Примов, Ферат Сайфуллаев өйләренә кайта. Барлык канунсыз эзәрлекләнгәннәрне, урланганнарны көтәбез", дип язды Курбединов Facebook-та. Ләкин әлегә тик ике кешенең иреккә чыкканы мәгълүм.

Русиянең Мари Иле республикасындагы колониясеннән чыккан Нури Примовны каршылаган адвокат Рустем Камилев "шәһәр кибетләрендә Нурига кием алганда артыбыздан күзәтеп йөргәннәрне күрәбез", дип хәбәр итте Крым.Реалиига.

Иреккә чыккан тагын бер кырым тоткыны Рустем Ваитов Курган төрмәсендә утырды. Аны адвокат Эдем Смедляев каршылаган. "Рустем биш ел утырып чыккан кеше, диагностик үзәктә саулыгын тикшергәннән соң, иртәгә Кырымга кайтабыз", дип хәбәр итте ул.

Акъяр (Севастополь) төркеменә кергән Рустем Ваитов, Нури Примов, Ферат Сейфуллаев 2015 елда тоткарланып, 2016 елда Ростовдагы Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе һәрберсен бишәр елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Тагын бер кырымтатар - Руслан Зейтуллаев 15 ел колониягә хөкем ителде.

Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашу, Кырым аннексиясен танымау һәм башка сылтаулар белән гаепләнеп 115 кеше хөкем ителгән, шуларның 80е - кырымтатарлар. "40 кырымтатар төрмәдә, 32се вакытлы изоляторда, тагын 15 кырымтатар шартлы рәвәштә иреккә чыгарылган, ләкин алар Кырымнан бер якка да китә алмый", диде Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисова. Утыртылганнарның күбесе рәсми карашларга туры килмәгән фикердә торучылар.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG