Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә җир тетрәүдә кимендә 20 кеше һәлак булган


Төркиянең Элазыг шәһәрендә коткаручылар эшли

Төркия хакимияте илнең көнчыгышында көчле җир тетрәү аркасында кимендә 21 кешенең һәлак булуы турында хәбәр итә. Меңнән артык кеше җәрәхәт алган.

Җир тетрәүнең иң көчле урыны - 6,8 магнитудалы тетрәү - Элазыг районындагы Сивриҗ шәһәренә туры килә. Каза аркасында биналар ишелгән, кешеләр үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган дип хәбәр итә Daily Sabah.

Илнең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу җимерекләр астында калган кешеләрне коткару өчен барысын да эшләргә тырышуларын белдерә. Сәламәтлек саклау министры Фәхретдин Хоҗа фаҗига урынына 170 өстәмә ашыгыч ярдәм машинасы һәм боралаклар җибәрелүен хәбәр итә. Һуманитар ярдәм буларак, каза күрүчеләр өчен ризык, дару, юрган, палаткалар төялгән йөзләгән йөк машинасы юнәтелгән.

Һәлакәт 24 гыйнвар кичке 20:55 башланып, 15 секунд дәвам итә. Бу төбәк Истанбулдан 550 километр ераклыкта урнашкан.

Җир асты селкенүләре Лүбнән, Сүрия, Иранда да сизелгән.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG