Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты каршында мәдәният һәм сәнгать шурасы булдырылды


Татарстан президенты Әдәбият музеенда
Татарстан президенты Әдәбият музеенда

Шурага Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Салават Фәтхетдинов кебек татар мәдәнияте вәкилләре керде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать шурасы булдырды. Президент боерыгы Татарстан хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Шураның максаты – дәүләтнең мәдәният өлкәсендәге сәясәтен нәтиҗәле итеп тормышка ашыру диелә.

Шураның бурычлары арасында – Татарстан президентына мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә мәгълүмат биреп тору, мәдәният оешмалары, иҗат әһелләре белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү. Шурага шулай ук Татарстанда мәдәниятнең мөһим мәсьәләләре турында тәкъдимнәр булдыру да йөкләнә.

Татарстан президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы рәисе Рөстәм Миңнеханов булачак. Аның урынбасары – Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Шурага шулай ук Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан халыклары берләшмәсе шурасы рәисе урынбасары Ирина Александровская, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифаларын башкаручы Роза Әхмәдиева, кинорежиссер Алексей Барыкин, хореограф Нурбәк Батулла, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, “Әкият” курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни, композитор Эльмир Низамов, җырчы Салават Фәтхетдинов һәм башкалар, барлыгы 38 кеше кергән.

Татарстанда әлеге шура төзеләчәге хакында 2019 елда билгеле булды. Азатлык сораштырган белгечләрнең күбесе "шура кирәк, ләкин аның эшчәнлеге оешмага кемнәр керүенә бәйле булачак", дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG