Pegasus Airlines һава ширкәтенең “Боинг” очкычы Истанбулдагы Сабих Гёкчен исемендәге һава аланына төшеп утырганда казага эләккән. Очкыч 30-40 метр биеклектән җиргә төшкән диелә. Ул очу юлыннан читкә чыккан, бәрелү нәтиҗәсендә очкыч кисәкләргә аерылган.
Очкычта барлыгы 183 кеше булган, шуларның 179ы яраланган, өч кеше үлгән дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы.
Очкыч көчле җил сәбәпле казага юлыккан диелә. Казаның сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү бара дип хәбәр ителә.