"Хәят" студиясенең оештыручысы — актер, режиссер, театраль педагог Айнур Сафиуллин. Дәресләрне дә ул алып бара. Айнур үзе ГИТИСның театр режиссурасы бүлеге чыгарылышыннан, театрда һәм кинопроектларда режиссер яки актер буларак катнаша, актерлык осталыгы буенча һөнәри дәресләр оештыра.
Гадәттә "Хәят"тә яңа курс башланыр алдыннан остаханә оештырыла. Бу үзенчә ачык дәрес кебек — теләгән һәркем килеп, ниндидер теоретик һәм гамәли белем ала, үзенең актерлык сәләтен сынап карый. Бу сезон остаханәсе уен импровизациясенә багышланды.
— Айнур, "Хәят" турында бер-ике сүз әйтеп китсәң иде.
— Бу — театраль студия. Без монда театр осталыгы дәресләре уздырабыз. "Хәят"тәге белем бирү програмы үз эченә дүрт юнәлешне ала: сәхнә теле, пластика, уен импровизациясе, вокал дәресләре. Дәресләр түләүле, алар атнага ике тапкыр уза.
— Кемнең идеясе иде бу театр?
— Шоумен, КВНчы Динар Сәлахов белән уйлап чыгардык. Динар: "Нишләп син әллә кемнәрне укытасың, үзебезнекеләрне укытмыйсың?" диде дә, шуннан утырып уйладык, идея шунда туды. Студия эшли башлаган бинаның хуҗасы Илдар Халилюлин белән дә Динар таныштырды.
— Студия кайчаннан бирле эшли?
— 2018 елдан бирле эшлибез. Хәзер студиянең икенче сезоны бара.
— Бу курслар артист булырга теләүчеләр өчен генәме?
— Кем тели, шул килә. Артист булырга телим дип шөгыльләнүчеләр күп түгел ул, әмма андый теләкләре булса, ярдәм итәбез.
— Ә артист булырга җыенмаган гади кешеләргә бу курслар ни өчен кирәк?
— Җитәкчеләр, эшләре кешеләр белән бәйле булганнар өчен бик файдалы бу курслар, аларга сөйләм, ораторлык осталыгы белән шөгыльләнү кирәк. Лидерларны нәкъ менә ораторлык осталыгы билгели.
— Ә харизма?
— Харизма, ораторлык осталыгы — болар барысы да бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Пластика дәресләреннән соң шундый фикерләр ишетергә туры килә: чикләр киңәя, кешеләр үзләре өчен ниндидер яңа мөмкинлекләр күрә башлый, психологик яктан үзләрен читтән күзәтергә өйрәнәләр, кешегә тынычлык, үз-үзенә ышаныч хисе килә. Бу минем өчен бик зур күрсәткеч — тынычлык, үз-үзеңә ышану кем өчен дә кирәкле халәт.
— Мегаполис шартларында мондый дәресләр бик актуальдер?
— Әйләнә-тирә мохит белән аралашканда — һичшиксез.
— Үзегез кайдан?
— Мин Уфаныкы.
— Башкортмы?
— Әйе, Уфа башкорты. Миндә башкорт каны да бар, татар каны да бар. Әтием — татар, Марс Сафиуллин, әмма ләкин паспортында башкорт дип язылган.
— Ә нишләп алай?
— Белмим. Ул гомер буе Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбльдә биеде, бәлки, шуның өчендер.
— Фәйзи Гаскәров ансамблендә бию өчен башкорт булу кирәкмени?
— Юк, кирәкми. Белмим ни өчен алай язылганын, әйтә алмыйм.
— Ләкин үзен татар дип саный иде, шулаймы?
— Әйе. Ул Бишбүләк районыннан. Башкортстанның халык артисты.
— Һәм танылган биюче…
— Әйе, солист, хореограф. Бөтен биюләрдә биеде. 1970-80нче елларда Совет берлегендә һәм егермеләп чит илдә гастрольләрдә булды.
— Тиздән җанисәп. Үзең кем булып язылачаксың? Башкортмы, татармы?
— Узганында башкорт булып язылдым. Киләсендә дә башкорт булып язылачакмын. Минем әни — башкорт. Алай дисәң, анда да татар каны бар. Әти — татар, ләкин анда да башкорт каны бар. Бу шәхсән минем өчен шулкадәр буталып-чуалып беткән, мин моны аерып карамыйм.
— Син үзеңне башкорт дип хис итәсең, әйеме?
Милләт турында бәхәс — минем "сугыш" түгел
— Әйе. Тагын шунысы бар: әгәр милләт турында сораулар яки конфликтлы темалар туса, алар миңа бөтенләй аңлашылмый. Мин һәрвакыт татулык зонасында. Бу "сугыш" минеке түгел.
— Мәскәүдә кайчаннан бирле эшлисең, яшисең?
— 2005 елда килеп, ГИТИСка кердем, режиссура факультетына. 2010 елда бетердем. Сергей Женовач остаханәсендә укыдым. Укуны тәмамлагач, Мәскәүдә калдым. Милли кадр буларак Уфага кайтып эшләп килдем. "Менә, мин килдем, әйдәгез эшлик!" дидем, ләкин бер министр алышынды, икенчесе, алдан килешенгән әйберләр онытылды. Мин артык кайгырып утырмадым, Мәскәүгә күчтем.
— Киномы, театрмы?
— Театр, әлбәттә. ГИТИС бит ул театр сәнгате.
— Күпләр бит театрдан кинога китә…
— Мин дә искәрмә түгел, минем тормышта кино да бар, кызыклы кинопроектлар ясарга тырышабыз. Үзем генә төшергән картиналар әлегә юк. Менә курсташым белән төшергән "Минем белән уйна" ("Играй со мной") дигән комедия үзенең сәгатен көтә — авторлык хокукларын рәсмиләштерү озакка китте. Хәзер мин һәм Роман Шаляпин җитәкләгән Acting Studio төркеме белән бер фильм эшлибез, эшче атамасы "Без — бар" ("Мы — есть") дип атала, бәлки үзгәрер. Күңелсез тәҗрибә дә бар, махсус сценариен да язган идек, акчасын да таптык, бюджет зур иде, ләкин безне берәм-берәм проекттан этеп чыгардылар. Андый тәҗрибә дә кирәк дип саныйм, нишләргә кирәк йә кирәкмәгәнен аңлый башлыйсың.
— Проектны алып бару театрда җиңелрәкме, кинодамы?
— Кайсы җиңел икәнен әйтә алмыйм. Икесе дә кызык. Кинода техник як мөһимрәк, зур бер командага берничә кадрны ясар өчен һәр секундын, һәр миллиметрын үлчәп эшләргә кирәк, төтеннең калынлыгы ничә миллиметр булырга тиеш, үтәкүренмәлегенең дәрәҗәсе, мәсәлән. Театрда иркенрәк, ләкин аның да үз үзенчәлекләре. Театр белән кино теле бер үк әйбер түгел.
— Синең үзеңә "Хәят" нәрсә бирә? Синең бит режиссерлык эшең дә бар.
— Мин үзем дә үсәм. Бик яхшы темплар белән үсеп киткән төркемне күреп, мин аларның нәтиҗәләре өчен сөенәм, алар белән бергә үсәм. Әйтәләр бит — берәр нәрсәгә өйрәнәсең килсә, моңа берәр кешене өйрәт, дип. Үзебезнекеләр өчен нидер эшлисем килә, дидем. Бу проектның киләчәге бар, ул яхшы, дөрес киләчәк булыр дип ышанам, һәм без кызык кына әйберләр оештырырбыз әле.
— Киләчәк дигәннән. Студиянең якын һәм ерак киләчәккә планнары нинди?
— Проектны аякка бастырырга кирәк. Бөтен процессларны җайлап, аларга көч түкмәслек итеп көйләргә. Икенчесе — талантлы һәм студия тормышы белән яшәргә теләүче кешеләрне ачыклау. Зуррак перспективада инде менә шулар белән әсәрләр сәхнәләштерү, татар тамашачысын чакыру.
— Татарча әсәрләрне сәхнәләштерүме?
— Әлбәттә, татарча. Бәлки, ике телдә. Гомумән, тәҗрибә ясап карарбыз.
— Гомуми сорау: хәзерге татар театрына, башкорт театрына мөнәсәбәтең ничек?
— Татар-башкорт театры — минем өчен туган театр. Башкорт драма театрының сәхнә артында үстем дияргә була. Мин беренче ролемне 3,5 яшьтә уйнадым — минем актерлык карьерасы Мостай Кәримнең Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән "Озын-озак балачак" спектакленнән башланды. Төрки халыклар фестивалендә төрек спектаклен, азәрбайҗан спектакльләрен карадым, безнең башкорт һәм татар театрларының югары дәрәҗәдә булуын аңладым. Безнең театрлар "Алтын битлек" номинациясенә дә эләгә, башкорт театры "Зөләйха күзләрен ача" спектакле белән фестивальләрдә катнаша. Фәрит Бикчәнтәев бик күп режиссер-актерларны үстерә. Сергей Женовачта укып чыккан яшь режиссер Айдар Җәббаровның студент чагындагы спектакльләрен күрдем, искиткеч эш, тирән фикерле режиссер. Минем белән бер чорда укыган Туфан Имаметдинов Казанга күчте — безнең якларда талантлы кешеләр күп, алар белән горурланырга кирәк. Милли театрда андый талантлар булуы куандыра.