Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Идлиб төбәгендә Әсад гаскәре боралагы бәреп төшерелгән


Сүрия күгендә хәрби боралак
Сүрия күгендә хәрби боралак

Сүриянең Идлиб җирлегендә каты сугышлар бара. Соңгы берничә көндә Төркия Идлибтә үзенең сугышчан көчләрен арттырды.

Сүриянең Идлиб төбәгендә Бәшәр Әсад гаскәренең боралагы бәреп төшерелгән. Бу турыда хөкүмәт гаскәрләренә каршы сугыш алып баручы Сүрия оппозиция көчләре вәкилләре белдергән.

Ми-8 боралагы Идлиб шәһәреннән көньяктарак, Әсадка каршы сугышучылар карамагындагы биләмәләрдә килеп төшкән диелә. Боралакның йөртүчесе һәлак булган. Аның янында тагын кешеләр булуы-булмавы турында хәбәр ителми.

Шул ук вакытта боралакны Төркия гаскәриләре бәреп төшергән булырга мөмкин дигән фаразлар да яңгырый. Ләкин Сүрия оппозициясе вәкилләре моны алар эшләгәнен әйтә.

Идлибтә каты сугышлар бара. Оппозиция вәкилләре Төркия артиллериясе ярдәме белән хөкүмәт гаскәрләренә һөҗүм башлавын белдерә. Бәшәр Әсад гаскәрләренә үз чиратында Русия ярдәм күрсәтә.
Соңгы берничә көндә Төркия Идлибтә үзенең сугышчан көчләрен арттырды. Идлиб хәзерге вакытта Сүриянең Ефраттан көнбатыш өлешендә оппозиция кулында калган соңгы төбәге. Төркия күзәтү нокталарына Әсад гаскәрләре әледән-әле һөҗүм итеп тора. 10 февральдә алты кешенең үтерелүе хакында хәбәр ителде. Төркия хәрбиләре моңа җавап итеп Сүрия гаскәренә һөҗүм алып бара. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Төркия хәрбиләрен үтерү Сүриягә “бик кыйммәткә төшәчәген” белдерде.

Төркия һәм Русия икесе дә рәсми рәвештә Идлибтәге солыхның гаранты булып тора. Ләкин Русия Бәшар Әсад ягында, ә Төркия Сүрия оппозициясеннең кайбер бүлекләрен яклый.

Соңгы берничә көндә Русия делегациясе Әнкарада Идлиб турында сөйләшүләр алып барды. Әмма, Reuters хәбәр иткәнчә, Русия вәкилләре Төркиядән килешүгә ирешә алмыйча кайтып киткән.

Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре Идлибне үз кулларына алырга тели, чөнки алар белдергәнчә, “террорчыларга” солых турында килешү кагылмый. Соңгы арада алар зур уңышка иреште – Димәшк – Алеппо автомагистрален һәм берничә шәһәрне үз кулларына алды.

Февраль башында Сүриядә махсус бирем үтәгәндә Русиянең ФСБ хәрбиләре һәлак булуы турында хәбәр ителде. Алар арасында Булат Әхмәтҗанов һәм Руслан Гыймадиев та бар диелде.

Берничә көннән Русия тышкы эшләр министрлыгы Сүриядә хәрби белгечләр һәлак булуы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG