Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанс министрлыгы Олег Дерипасканы Путин өчен акчалар "юуда" шикләнә


Олег Дерипаска

Министрлык Дерипасканыңадвокатларына җибәргән хатта эшмәкәрнең берничә тапкыр Путин йөкләмәсе нигезендә эш итүе хакында әйтелә.

АКШ финанс министрлыгының Чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе Русия эшмәкәре Олег Дерипаска адвокатларына хат җибәргән. Хатта Дерипасканы чикләүләр исемлегенә кертү сәбәпләре аңлатыла. Аерым алганда, АКШ вәкилләре аны Русия президенты Владимир Путин исеменнән финанс гамәлләр кылуда шикләнә. Хатны Financial Times газетасы бастырып чыгарган.

Дерипаска Русиядә иң бай кешеләрнең берсе, аның байлыгы Forbes журналы бәяләвенә караганда 3,6 млрд доллар тәшкил итә. 2018 елның язында Дерипаска һәм аның ширкәтләренә каршы “Америка дошманнарына каршы тору” кануны нигезендә чикләүләр кертелде. Дерипаска бу карарны мәхкәмәгә бирде, һәм үзенең чикләүләр исемлегенә эләгүенең сәбәпләрен сорады.

Минфин хатында әйтелгәнчә, 2016 елда Дерипасканың “Русия президенты Владимир Путин активлары иясе һәм аның исеменнән акчалар “юучы” затларның берсе буларак идентификацияләнгән” булуы хакында әйтелә.

Министрлык белдергәнчә, эшмәкәр Путин акчаларының бизнеста катнашуын яшерер өчен ГАЗ төркемен биржага чыгару барышын туктаткан. Моннан тыш, 2011 елда һәм аннан элегрәк Дерипасканың эшчәнлеге акчаларны Путинның шәхсән үзе куллануы өчен күчерүгә файдаланылган.

Текстта әйтелгәнчә, олигарх бер тапкыр Русия һәм Кыргызстан арасында югары дәрәҗәдә очрашуда катнашкан. Аның кушуы буенча Сочидагы Олимпиадага 800 миллион доллар акча кертелгән.

Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Financial Times газетасы белән әңгәмәсендә хаттагы мәгълүматны ялган дип атаган. Дерипаска АКШның фактлар китермичә, имеш-мимешләргә таянып гаеп атуын белдергән. “Лондонда моның кебегрәк әйбер китерсәләр мәхкәмә “китегез” дип кенә әйтер иде” дигән эшмәкәр.

фикерләр

XS
SM
MD
LG