Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тел үлү - халык үлүме?" китабы авторлары татар теле өчен борчылмый


Китап авторлары сулдан уңга: Артемий Плеханов, Борис Синанов, Марина Мартынова, Елена Филиппова, Ольга Подлесных, Ирина Бабич
Китап авторлары сулдан уңга: Артемий Плеханов, Борис Синанов, Марина Мартынова, Елена Филиппова, Ольга Подлесных, Ирина Бабич

Мәскәүдә Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты галимнәре әзерләгән “Тел үлү - халык үлүме?” монографиясе тәкъдим ителде.

Бер төркем галим әзерләгән монография Русия һәм чиктәш дәүләтләрдә тел вазгыятьләрен анализлауга багышланган һәм ике поляр күренешне - Русиядә урыс булмаган халыкларның телләренә карата, ә чиктәш дәүләтләрдә урыс теленә карата сәясәтне чагыштырып, дәүләттәге тел сәясәтенең динамикасын сурәтли. Китап тел сәясәте этнографиясен өйрәнү нәтиҗәсендә язылган, телнең дәүләт теле буларак һәм халыкара дәрәҗәдә кулланылуыннан алып җирле кулланышын — гаиләдә кулланылуына кадәр — тел сәясәтенең төрле дәрәҗәләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Мәскәүнең Достоевский исемендәге китапханәсендә 13 февральдә узган чарада китапны һәм аның авторларын монография мөхәррирләренең берсе Елена Филиппова тәкъдим итте. Ул монографиянең икенче җаваплы мөхәррире Сергей Соколовский һәм тагын берничә авторы очрашуга килә алмавын белдерде. Авторлардан академик Валерий Тишков та күренмәде. Филиппова үзе белән бер өстәл артында утырган Артемий Плеханов, Борис Синанов, Марина Мартынова, Ольга Подлесных, Ирина Бабич белән таныштырды.

Без Латвия яки Украинадагы урысларның урыс телен уку хокукын якларга әзер, анысы бер хәл, ә сүз Русиядәге татар, осетин, удмуртларның үз теле хокукына кагылса, бөтенләй башка хәл, аргументлар ничектер үзгәрә башлый

“Бу бер төрле проблемга ике яктан карарга мөмкинлек бирә — без Латвия яки Украинадагы урысларның урыс телен уку хокукын якларга әзер, анысы бер хәл, ә сүз Русиядәге татар, осетин, удмуртларның үз теле хокукына кагылса, бөтенләй башка хәл, аргументлар ничектер үзгәрә башлый”.

Китап Русия фәннәр фондының 2019 елның декабренә кадәр дәвам иткән тикшерү проекты кысаларында язылган. Тикшерү барышында җәмгыятьтәге татулыкка яный торган яки киресенчә татулыкны саклый торган факторлар өйрәнелә, алар арасында гомуми мәдәни төрлелек, милли үзаң проблемы, контрольсез иммиграция, дини экстремизм һәм тел проблемы аерып күрсәтелә.

Тел проблемына өч фәнни эш багышлана. Беренче том халыкара тәҗрибәгә багышлана, ул 2017 елда дөнья күрә. Икенчесе 2018 елда электрон басма буларак чыгарыла. Нәкъ шул чорда, китап әзерләнгән вакытта Владимир Путинның Йошкар-Ола шәһәрендәге тарихи чыгышы яңгырый, президент урыс булмаган халыкларның телләрен мәҗбүри укытуны бетерергә куша.

Филиппова президент сүзләренең күп кенә милли республикаларда тәнкыйть ителүен, җәмгыятьтә каршылык дулкыны кузгалуын искә төшерә, реакциянең иң кискен мизгеле дип удмурт активисты Альберт Разинның үзен яндыруын атый. Гомумән, Разин фаҗигасе бу очрашуда берничә мәртәбә искә алынды.

Сулдан уңга: Марина Мартынова, Елена Филиппова, Ольга Подлесных
Сулдан уңга: Марина Мартынова, Елена Филиппова, Ольга Подлесных

Китапта Татарстанга аерым бүлек багышланган. Ул бүлекне тарих фәннәре докторы Сергей Соколовский белән Русия фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре Ольга Подлесных язган. Подлесных республиканы милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруга иң нык каршы торучы төбәк дип атады.

Аның фикеренчә, моңа кадәр Татарстанда мәктәпләрдәге уку програмнарында татар теле дәресләре артык күп булган, програмнар барлык балалар өчен дә татар телен туган тел дәрәҗәсендә укытуга көйләнгән, ата-аналарның укыту програмына, татар теленең мәҗбүри укытылуына зарлануы республика җитәкчелеге тарафыннан исәпкә алынмаган. Аның фикеренчә, татар теленә игътибар артык зур булу сәбәпле урыс телле балаларның үз туган телен өйрәнү вакыты кимү ата-аналарда канәгатьсезлек тудырган. Подлесных Путинның Йошкар-Оладагы чыгышын шушы канәгатьсезлекнең нәтиҗәсе дип атый.

Тел кризисы бу көрәштә таран ролен уйнады

“Минемчә, президент тулысынча хаклы. Конфликт нигезендә Конституция биргән хокукларны бозу ята — теләсә нинди укучы, нинди милләттән булуына карамастан, үзе өйрәнә торган туган телне сайлап алырга хокуклы, моны мәктәп тә, төбәк йә республика җитәкчелеге дә кешегә мәҗбүри тагарга тиеш түгел. Президент фәрманы нигезендә Татарстан республикасы прокуратурасы тикшерүләр оештырды, чынлап та күпсанлы хокук бозу очраклары булуы ачыкланды, аларны төзәтергә кушылды. 2017 елның беренче яртыеллыгында мәгариф системындагы үзгәрешләрнең сәяси фоны булып төбәкләрдәге мили элитаның һәм иҗтимагый оешмаларның федераль үзәк белән Татарстан арасындагы шартнамәне озайтуны, икътисад һәм салым мәсьәләсендә төбәкләрнең вәкаләтен киңәйтүне көтү халәте, Федераль үзәккә басым ясау омтылышлары торды. Тел кризисы бу көрәштә таран ролен уйнады" ди Подлесных.

Тыңлаучылар
Тыңлаучылар

Президентка милли телләрне юкка чыгару сәясәтенә каршы ачык хат язган татар, башкорт, удмурт язучылары берлекләрен Подлесных “үзенчәлекле оешмалар” дип кенә атап узды.

“Телне юк итү турында бернинди сүз бармый. Татар телен програмнан алу кебек бернинди таләпләр дә булмады. Кайбер галимнәрнең татар телен куллану сфералары тарая, телне кулланучылар саны кими, тел үлә, дигән фикерен гадел дип санамыйм, татар теле безнең илдә миноритар тел дип саналса да, аның хокуклары берничек тә бозылмаган, татар телендә укытуның уңышлы програмнары булмаса да, КФУның татаристика һәм төрки телләр югары мәктәбенең бакалавриаты булдырылган. Гомумән, татар теле югары уку йортларында, киңкүләм мәгълүмат чараларында, мәктәп укыту програмында да бар, бу очракта татар теле кысыла дип сөйләү сәер тоела”, ди галимә.

Аның фикеренчә, вазгыять Русиядә телләрнең күпсанлылыгы һәм күптөрлелеге белән бәйләнгән, куллану диапазоны киң — кайбер телләрнең халыкара аралашу теле дәрәҗәсенннән алып гаиләдә, аз санлы кеше арасында гына кулланыла торганнары да бар.

Татарстанда татар телен дәүләт теле дип саныйлар, югыйсә, дәүләт теле дигән атама юк, аны рәсми тел дип кенә атарга була

Подлесныхның “Татарстанда татар телен дәүләт теле дип саныйлар, югыйсә, дәүләт теле дигән атама юк, аны рәсми тел дип кенә атарга була” дигән фикере тыңлаучылар арасында гына түгел, өстәл артындагы авторлар арасында да каршылык уятты. Залдан сорау бирүче моны телнең дәрәҗәсен төшерергә омтылу дип атаса, коллегалары галимәгә “дәүләт теле” дигән төшенчәнең Русия һәм милли республикаларның конституцияләрендә теркәлүен искә төшерде. Подлесных үз чиратында сәяси документларга түгел, фәнни терминологиягә нигезләнүен аңлатырга тырышты: “Дәүләт теле дигән әйбер юк, рәсми документларны алып барырга рөхсәт ителгән телне рәсми тел дип атау урынлырак” дип үз фикерен аныклады.

Моннан тыш, хәзер туган телне ата-ана гаризасы нигезендә генә укыту тәртибе кертелгәч тә, мәктәп җитәкчелегенең татар телен сайлатырга тырышуы турында сөйләде Подлесных. Гомумән, Подлесныхның чыгышыннан соң аның Татарстан ата-аналарының уртак позициясе дип татар теленә карата нәфрәтле фикерләре белән танылган РОСТ оешмасын гына тануы аңлашылды.

Артемий Плеханов (с) һәм Борис Синанов (у)
Артемий Плеханов (с) һәм Борис Синанов (у)

Кавказ телләренә багышланган бүлекләрнең берсен Борис Синанов (Осетия һәм осетин теле), икенчесен, Кара диңгез адыгларына-шапсугларга багышланган өлешен Ирина Бабич язган. Бабич адыгей теленең, татар теленнән аермалы буларак, Путинның Йошкар-Оладагы чыгышына кадәр үк икътисадта да, сәясәттә дә үз ролен югалтуын, сәяси яссылыкта, укыту програмында телне мәҗбүри куллануны сорап килгән җәмәгатьчелекнең президент чыгышыннан соң бөтенләй күңеле төшүе, милләтнең үзе сораганның нәкъ киресе белән калуы турында сөйләде.

Борис Синанов соңгы вакытта осетин телен куллануга чакыручы милли хәрәкәт барлыкка килүен, интернет киңлекләрендә телне куллану, көндәлек тормышка кайтару турында бәхәсләр артуын оптимистик күренеш дип бәяли. Телне кайтаруның уңай мисалы итеп Синанов православ чиркәвенең осетин телендә гыйбадәтләр оештыруын, дини әдәбият бастыруын китерде. Шулай ук яшьләрнең тел укыту курслары ачуын, онлайн-дәресләр оештыруын да искә алды.

Тыңлаучыларның берсе Сергей Гордеев академик Тишковның “йомшак ассимиляция” сәясәте яклы булуын искә алып, “Башка авторлар да шундый фикердәме?” дип кызыксынды. Филиппова, моңа җавап итеп, авторларның тел сәясәтенә карата фикерләре еш кына бер-берсенекенә туры килмәвен, барлык авторларның да Тишковны хупламавын әйтте.

Гордеев китап тышлыгындагы сорауга бер чыгышта да җавап яңгырамавын да искәртте. Филиппова китап исеменең авторы үзе булуын әйтте: “Мин бу фразаны милли хәрәкәт плакатында күрдем, анда, әлбәттә, сорау билгесез язылган иде, һичшиксез бер хакыйкать кебек”. Ләкин Филиппова тел үлемен, ягъни икенче телгә күчүне милләт үлеме дип санамавын әйтте. “Чит ил мисалларын гына түгел, Русиядә дә телен югалтып, милләт булудан туктамаган халыкларга мисал китерә аласызмы?” дигән сорауга мисал итеп мордва, бурят вәкилләрен китерде. Икенче спикер - Ирина Бабич - Ингушетия һәм Чечня территориясендә яшәүче карабулак милләтен атады.

Шул ук Тишков инициативасы белән җанисәп вакытында берничә милләт вәкиле булып язылу мөмкинлеге турында да кызыксынучылар булды. Ольга Подлесных бу сорауның ахыргача хәл итеп бетерелмәвен, гомумән, җанисәп анкетасында милләтне күрсәтү өчен бер генә шакмак куелуын, анда өтер аша саналып киткән милләтләрнең ахырда беренчесе генә исәпкә алыну ихтималын әйтте.

Тыңлаучылар өчен китапны шунда ук сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Китап мөхәррире Елена Филиппова интернетта бу монографиянең электрон версиясен дә табарга була, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG