Accessibility links

Уфада НОД Конституцияне үзгәртеп цензураны рәсмиләштерергә чакырды


Bashkortstan -- NOD rally in Ufa, 16Feb2020
Bashkortstan -- NOD rally in Ufa, 16Feb2020

Уфада "Народно-освободительное движение" (НОД) митингында Владимир Путинның Конституцияне үзгәртү тәкъдименә теләктәшлек белдерделәр, соңгы 30 елда илне эчтән җимерү сәясәте алып барылу турында сөйләделәр.

16 февраль Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда Владимир Путинның Русия Конституциясен үзгәртү тәкъдименә теләктәшлек митингына кырыклап кеше җыелды. Чарада НОД һәм Совет берлеге әләмнәре җилфердәде, зур итеп “Референдум” дип язылган иде. Урам җыенында күпчелек НОД активистлары һәм аларның гаилә әгъзалары иде. Чыгыш ясаучылар аз булды.

Чараны алып барган Марк Сәгадәтов урам җыенына халык аз җыелуга, хакимият вәкилләре чакырылып та килмәүләренә борчылу белдерде.

Марк Сәгадәтов
Марк Сәгадәтов

“Халыкта алда торган референдум уңаеннан бик күп сорау туарга мөмкин. Ул ни өчен кирәк? Ул президентка илдәге тарихи тәрәккыятьне үзгәртү вәкаләте бирә. Чөнки 1993 елгы Конституция халыкара хокукларга нигезләнеп язылган. Референдум андый бәйлелекне бетерү, Русияне мөстәкыйль итү өчен кирәк. Анда, Кырымда 2014 елда узган референдумдагы кебек, халыкның 90 проценты катнашырга тиеш. 60 процент кына булса, икенче тапкыр уздырырга туры киләчәк. Шундый әһәмиятле чара тора, ә урам җыенында хакимияттән бер кеше дә юк”, диде Марк Сәгадәтов.

Чарада чыгыш ясаган Марат Сөләйманов та Сәгадәтов сүзләрен дәвам итте.

Марат Сөләйманов
Марат Сөләйманов

“Без Ак йорт, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Уфа хакимияте каршында чаралар уздырабыз. Безнең янга хакимият вәкилләре, түрәләр чыкмый, алар кәнәфиләренә ябышканнар. Димәк, түрәләр Владимир Путин сәясәтенә каршы. Димәк, алар илнең Америка һәм Англия колониясе булуын, безнең чималны суыруларын дәвам итүне хуплый. Без моңа юл куймаска, дәррәү референдумга чыгарга тиеш. Иң зур хакимият ул – халык!” дип чыгыш ясады элекке офицер Марат Сөләйманов.

НОДның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Дмитрий Молев бу референдум Русияне халыкара кануннардан бәйсез итү өчен кирәк дип аңлатты.

Дмитрий Молев
Дмитрий Молев

“Совет берлеге табигый рәвештә җиңелмәде. Ул салкын сугышта җиңелгәнгә күрә таркалды. Табигать байлыклары хосусый кулларга күчте. Дәүләт банкы Үзәк банкка әйләнеп тамырлары белән чит илләргә кушылды. Башка күп кенә тармаклар Америка һәм Европага бәйле булып китте”, диде Дмитрий Молев.

Инвалидлар оешмасы вәкиле Владимир Горбунов цензураны рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләде.

Владимир Горбунов
Владимир Горбунов

“Гаилә институты җимерелде. Кешелеклелек сыйфатлары юкка чыга бара. Телевидение, радио, матбугат моңа булышлык итә. Илне эчтән юкка чыгару бара. Шуңа Конституцияне үзгәртергә, чит ил идеологияләренә каршы торырга кирәк. Конституцияне үзгәтү – илне ныгыту. Конституция нигезендә цензура тыелган. Без моңа чик куярга тиеш. Бу фикергә каршылар сәламәт көндәшлек булырга тиеш диләр. Менә бакчаны алыйк. Андагы файдалы, кирәкле үсемлек чүп үләне белән ярышырга тиеш булып чыга. Кем җиңә? Билгеле – чүп үләне җиңә. Безнең илдә тәртип булсын, балалар патриот булып үссен өчен цензура кирәк. Цензура кәтмән кебек чүп үләннәрен кыйратырга тиеш”, диде Горбунов.

Чарада урнаштырылган плакат
Чарада урнаштырылган плакат

Калган чыгыш ясаучылар да Совет берлеге таркалганнан соң илнең мөстәкыйльлеге бетүе, Русиянең Америка һәм Европага бәйле булуы сәбәпле, 1993 елгы Конституцияне үзгәртү кирәклеге турында сөйләде. Соңгы 30 елда илне эчтән җимерү, ресурсларны суыру сәясәте турында чыгыш ясаучылар соңгы 20 елда илдә хакимлек иткән Владимир Путинны бу сәясәт белән бәйләргә теләмәде.

Чара күмәк фотога төшү һәм Путинга мөрәҗәгать кабул итү белән тәмамланды. Анда Русия президентының Конституцияне үзгәртү башлангычына хуплау белдерелә һәм сайлаучылар бу чарада актив катнашырга чакырыла.

Чара ярминкә барган мәйдан читендә узды. Ярминкәгә килүчеләр арасында бу урам җыенына ризасызлык сүзләре да ишетелгәләде.

"Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге 16 февральдә Уфада Русия Конституциясен үзгәртүгә каршы митинг уздырырга теләгән иде, әмма хакимият андый чарага рөхсәт бирмәде.

НОДны 2012 Русия думасындагы "Бердәм Русия" депутаты Евгений Федоров оештырды һәм җитәкли. Русия президенты Владимир Путин сәясәтенә теләктәшлек күрсәтүче бу оешма Русия кануннарының халыкара кануннардан өстенлеге, дәүләт идеологиясен кире кайтару, Совет берлеге җимерелгән чордагы вакыйгаларны тикшерү өчен көрәшә. Русиядәге кайбер оппозиция вәкилләренә һөҗүмнәр артында да НОД торуы турында хәбәрләр булды.

XS
SM
MD
LG