Хулиганлыкта гаепләнүче аспирант Азат Мифтаховка карата тагын ике җинаять эше ачылган дип хәбәр итә ОВД Инфо. Әлегәчә аны Мәскәүнең Ховрино районында Бердәм Русия офисы янында хулиганлык кылуда һәм сәяси тоткыннарны яклап акцияләрдә катнашуда гаепли иделәр.
Мифтахов эшеннән тагын ике җинаять эше аерып чыгарылган. Ховринодагы вакыйгаларның видеосын чыгарган өчен “Экстремистлык эшчәнлегенә чакыру” маддәсе нигезендә эш ачылган. Аны Экстремистлыкка каршы тору үзәге тикшерә. Бу эш нигезендә Мифтаховка әлегә гаепләү белдерелмәгән.
Тагын бер эш хакында Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Мифтаховны тентегәндә табылган әфьюн өчен эш ачканнар. Сидоркина наркотикларны Азатка махсус ташлаганнар дип белдерә.
Хәзерге вакытта Ховрино эше белән танышу бара, аны тиздән прокуратурага тапшырырга тиешләр диелә.
4 февральдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә хулиганлыкта гаепләнүче аспирант Азат Мифтаховны сак астына тоту вакытын озайту турында утырыш узды. Хөкемдар Азатны тагын ике ай, 7 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында тоту карары чыгарды.
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтаховны 1 февраль көнне тоткарлыйлар, тулай торакта аның бүлмәсендә тентү үткәрәләр. Азатны шартлаткыч ясауда гаеплиләр. Тоткарлаудан соң Азат полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерә, гаепне танымаса, шөреп боргыч белән газаплаячаклары белән янаулар турында сөйли.
Шартлаткыч ясау расланмагач, Мифтахов 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнә. Аны сак астында тоту вакыты бер ел дәверендә даими озайтылып килде.
Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра.
Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язды. Хатта ул Азатның сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйли.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.