Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил мәхкәмәләре карарларын танымау хакында Конституциягә үзгәрешне Путин хуплаган


Владимир Путин

Үзгәрешләр кертелсә, башка илләрдә кабул ителгән мәхкәмә карарларын хуплауны яки кире кагуны Русия Конституция мәхкәмәсе хәл итә.

Русия Төп канунына бу үзгәрешкә эшче төркем утырышында Федерация шурасы әгъзасы Константин Косачёв аңлатма биргән. Әлеге төзәтмә кертелгән очракта Русия Конституция мәхкәмәсе чит ил мәхкәмәләренең Русиягә кагылышлы карарларын кире кагарга мөмкин. Косачев күптән түгел Һаага мәхкәмәсенең ЮКОС инвесторларына 50 миллиард доллар кайтарырга тиеш дигән карарын мисал итеп китергән. Төзәтмә бу карарны үтәүгә каршы тору мөмкинлеге бирә. Утырышта катнашкан Владимир Путин шундый төзәтмә кирәклеге белән килешкән.

Гыйнварда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе еллык хисабында хәбәр ителгәнчә, русияләрнең илдә кеше хокуклары бозылуга зарланып Европа мәхкәмәсенә биргән гаризалары саны арткан.

Бу күрсәткеч буенча Русия башка илләр арасында беренче урында. 2019 елда мәхкәмә 60 меңгә якын эш караган, шуларның чиреге Русиягә каршы шикаятьләр. Бу соңгы җиде елда иң югары күрсәткеч.

Эшче төркем Конституциягә үзгәрешләр кертүгә өчен тавыш бирүне 22 апрельдә оештырырга тәкъдим итте. Бу ял көне булырга мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин 15 гыйнварда еллык юлламасында илнең Төп канунына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Төзәтмәләрне әзерләү өчен эшче төркем төзелде. Барлыгы 900 дән артык төзәтмә тәкъдим ителде.

Конституциягә төзәтмәләрне халык арасында тавыш бирү юлы белән кабул итәргә ниятлиләр.

Федерация шурасы Конституциягә төзәтмәләр кабул итү тәртибен раслады. Тавыш бирү төзәтмәләр һәм тулаем канун өчен аерым узачак. Аннары канун раслар өчен төбәкләргә җибәрелә. Төбәк парламентларының өчтән ике өлеше канунны хупламаса, аны карау туктатылачак.

XS
SM
MD
LG