Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәрхүмнәрне искә алу көне рәсмиләштерелде 


Уфада татар зиратында өмә, архив фотосы

Ел саен 2 май көнне халык күпләп зиратларга йөрер, үлгәннәрнең каберләрен тәртипкә китерер дип көтелә.

Башкортстанда 2 май көнен Мәрхүмнәрне искә алу көне буларак билгеләп үтә башлаячаклар. Бу көн дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителде. Үлгәннәрне искә алу көнен уздыру турында боерыкны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

Хәбиров аңлатуынча, бу көн урысларның пасхадан соң уза торган “ата-ана көне” белән бер дә кисешми. “Без кешеләргә зиратка килеп, якыннарын, туганнарын исә алырга мөмкинлек бирергә телибез. Хакимияттән алар өчен уңай инфраструктура булдыру сорала, моңа зиратларга транспорт маршрутлары, кизү торуны оештыру, бөтен дин вәкилләренең дә эшләве кебек бурычлар керә” дигән Хәбиров.

Үлгәннәрне искә алу көнендә халык зиратларга килеп, якыннарының каберләрен тәртипкә китерер дип көтелә. Икенче дөнья сугышы ветераннары, ветеран толлары, тыл хезмәтчәннәре, башка сугышларда катнашкан кешеләрнең каберләрен тәртипкә китерү эшендә авыл һәм шәһәр идарәләре дә ярдәм итәчәк диелә.

Республика җитәкчелегенә 30 мартка кадәр бу көнне оешыру тәртибен һәм билгеләнгән эшләрне нинди акчага башкарылачагын ачыклау йөкләнгән дип хәбәр итә Башинформ.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG