Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Башкорт корылтае башкарма комитетын Галим Якупов җитәкләячәк


Галим Якупов
Галим Якупов

Корылтайның элеккеге җитәкчесе Искәндәр Юлдашев Русия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтәрияте башкарма мөдире итеп билгеләнде.

Дөнья Башкорт корылтае иҗтимагый оешмасының җитәкчесе итеп Галим Якупов сайланган. Бу турыда карарны корылтай делегатлары чираттан тыш узган җыелышта кабул иткәннәр. Моңарчы корылтайны җитәкләгән 36 яшьлек Искәндәр Юлдашев Русия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтәрияте башкарма мөдире итеп билгеләнгән.

Галим Якуповка 47 яшь, ул Уфада туып үскән. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, журналист. 2000-2004 елларда “Башкортстан” телевидениесының баш мөдире урынбасары, радио бүлеге җитәкчесе була. Новосибирскида дәүләт телевидениесы бүлеге мөдире вазифасында эшли.

2010 елда Башкортстан мәдәният министрының урынбасары итеп билгеләнә. 2011-2017 елларда “Башкортстан” телерадиокомпаниясе мөдире, 2017 елда Башкортстанның матбугат һәм медиа агентлыгы җитәкчесе урынбасары, 2017-2018 елларда Екатеринбургта “Матч ТВ” каналы бүлеге җитәкчесе була. Аннары “Вся Уфа” телеканалының баш продюсеры булып эшли.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG