Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров: Кырымга су җибәрү репрессияләрне көчәйтәчәк


Рефат Чубаров

Украинаның яңа билгеләнгән премьер-министры Денис Шмигальскийның Кырымга су җибәрү ихтималлыгы турында сүзләрен Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хөкем итте. Бу Кырымда репрессияләрне көчәйтүгә китерә ала диде.

"Соңгы вакытта кайбер украин сәясмәннәре һәм дәүләт хезмәткәрләренең чигенү белдерүләре Украинаның бербөтенлеген шулай ук Кырымны халыклара оешмалар таныган чикләрдә саклауны таләп иткән партнерларны да дезориентацияли. Төньяк Кырым каналыннан барган су чынбарлыкта Русиянең Кырымда хәрби төркемнәрне киңәйтү, ныгыту аннексияләнгән Кырымны колонизацияләү өчен яңа кешеләрне китертү, асаба халык, кырымтатарларны Кырымнан китәргә мәҗбүр итү өчен кирәк”, диде Рефат Чубаров.

Украинаның “1+1” телеканалында премьер-министр Денис Шымигальскийның “Киев Кырымга су җибәрүне тыймаска тиеш, бу һуманитар казага китерә алачак, анда безнең кешеләр яши”, дигән сүзләре тәнкыйть утына тотылды. Журналист Юрий Бутусов Украинаның иминлек хезмәтеннән премьер-министрга карата җинаять эше ачарга таләп итте. Соңыннан Шмигальский студияда булган шау-шу нәтиҗәсендә “кайбер сүзләр югалды”, “без украиннарга су бирергә телибез, ләкин Кырым деоккупацияләнеп Украинага кайтмыйча моны техник яктан эшли алмыйбыз”, диде.

Кырым башлыгы Сергей Аксёнов исә Днепр елгасы суы Төньяк Кырым каналыннан яңадан җибәреләчәген көтмибез диде. “Без иң начар вариантка, алар безгә су бирмәячәкләренә әзер. Су җибәрү турында Кырым хакимиятләре бернинди рәсми сөйләшүләр алып бармады”, дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, сусызлыктан бигрәк тә Сак, Кизләү, Яңа Капы шәһәрләре, Журчы районы интегә.

Февраль башында Кырымның Мәскәү контролендәге су хуҗалыгы һәм мелиорация комитеты башлыгы Игорь Вайль Акмәчеттә эчәр су 90-100 көнлек кенә калды дип белдергән иде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG