Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балкар халкы сөргененең 76 еллыгы искә алынды


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Азатлык" татар яшьләре берлеге мондый чараларны инде биш ел рәттән оештыра.

6 март көнне "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанның Бауман урамында балкар халкының сөргенгә җибәрелүенең 76 еллыгына багышлап ялгыз пикет үткәрде.

"Әле чара белән кан кардәшләребез балкар халкына теләктәшлек күрсәтергә теләдем. Сөргенгә җибәрү җинаятен берничек тә аклап булмый. Балкарлар бу кайгыларында алар ялгыз түгеллеген белергә тиеш.

Сөрген фаҗигасе - татар халкының һәм бөтен төрки дөньяның төзәлмәс ярасы булып тора. Шуңа күрә, без туганнарыбызның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Кабат һәм кабат: "Сезнең кайгы - ул безнең кайгы", дибез. Шуңа күрә онытмас һәм оныттырмас өчен балкар халкының сөргенгә җибәрү көнендә урамнарга чыгабыз", диде Нәбиуллин

8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елның 8 мартында бу халык та, Сталин чорында депортацияләнгән башка милләтләр кебек үк, үз ватаныннан Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә җибәрелгән.

Кабарда-Балкар республикасында яшәгән барлыгы 37700ләп балкар ике сәгать эчендә торган урыннарыннан сөрелә. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә.

XS
SM
MD
LG