Чубаров Кырым һәм Донбассны кире Украинага кайтарырга мәҗбүр итү өчен Русиягә карата халыкара эмбарго кертергә чакырды.
Шулай ук, ул халыкара оешмаларны 3 май Украинадан Кырымга ясалачак тыныч йөрештә катнашырга тәкъдим итте.
"Алты ел элек март аенда Кырымда уздырылган референдумнан соң Кырымның канунсыз аннексиясе булды. Бу гамәлләр Европада халыкара иминлеккә яный һәм халыкара тәртипкә нигезләнгән илләрнең бәйсезлеге, территориаль бербөтенлегенә куркыныч тудыра. Русиянең Кырымдагы гамәлләре Украинаны тотрыксызландыруның зүр кампаниясенең бер өлеше. Без Кырымда кеше хокуклары өлкәсендәге вазгыятькә борчылабыз, без монда шул сәбәптән җыелдык. Кеше хокукларын яклаучыларының мәгълүматларына күрә Кырымда вазгыять начарлана бара. Кырымтатарлар ярымутрауның асаба халк һәм алар актив рәвәштә оккупацион хакимиятне гаепләп килгән иделәр. Ачыктан-ачык украин яклы позицияләре өчен алар оккупацион хакимият, Русия контролендә булган хәрби төркемнәр тарафыннан даими эзәрлекләнеп килде. Кызганычка каршы, 2016 елда "Кырым Югары мәхкәмәсе" кырымтатар Мәҗлесен экстремист оешма дип игълан итеп аны тыйды.
Русия федерациясе мәҗлеснең хокукларын торгызу турында Һаага халыкара мәхкәмәсенең 2017 елдагы карарын санга сүкмауны дәвам итә", диде утырышны ачып җибәргән Эстония вәкиле Пауль Тиисалу.
Утырышта катнашкан Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Антон Кориневич: "Кеше хокуклары бозылуына килгәндә без системалы рәвәштә украин яклы активистларны, кырымтатарларны эзәрлекләү хакында сөйли алабыз. Алар барысы да украин яклы позицияләре өчен тоткарланалар, аннары сәяси тоткыннарга әвереләләр, аларны экстремизмда, террорчылыкта гаеплиләр. Хәзер Русия тарафыннан тоткарланган кешеләрнең 116сы сәяси тоткын, нигездә аларның күпчелеге кырымтатарлар. Алар җинаять кылмасалар да Русия төрмәләрендә утыралар", диде.
Рефат Чубаров сүзләренчә, БМОның генераль ассамблеясының Кырымга бәйле кабул иткән бер генә резолюциясе, Кырым белән бәйле Европа Шурасы, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), башка халыкара оешмалар кабул иткән карарлар да Русия тарафыннан үтәлмәгән.
"Күргәнебезчә халыкара оешмаларның Русиядән хәрби көчләрен Кырымнан чыгарырга, Украинаның оккупациясен туктатырга мәҗбүр иткән карарлары үтәлмәде. Шулай да, Русия оккупантка лояль булмаганнар өстеннән эзерләкләүләрне Кырымда арттыра бара. Кырымның асаба халкы булган кырымтатарларны һәм этник украиннарны дискриминацияләү һәм җәберләү, үтерү, урлау, кыйнау, гаделсез кулга алу, ирекләреннән мәхрүм итү дәвам итә. Русия алга таба да җаваплылыктан китәргә тырышачак. Шулай ук ул Кырымда кеше хокуклары вазгыятенең халыкара оешмалар күзәтүенә дә максималь рәвәштә комачаулауны дәвам итәчәк. Минем моңа җавабым шундый: Русияне БМО, Европа берлеге, ЕХИО оешмалары кысаларында алган карарларны үтәргә мәҗбүр иттерергә кирәк. Без көч куллануга чакырмыйбыз. Мондый вазгыятьтә Мәҗлес "Дөнья көч куллануга һәм оккупациягә каршы. Намус йөреше" дигән Украинадан Кырымга халыкара йөрешне оештырабыз. Без 3 май бу йөрешкә халыкара оешмалар, милли парламентларның вәкилләрен Кырым чигенә чыгарга чакырабыз.Шулай ук без Русиянең энергетика белән бәйле тауарларына эмбарго кертергә тәкъдим итәбез", диде.
Рефат Чубаров утырышта төрмәләрдә гаделсез утырган кырымтатарларның исемнәрен яңгыратты, ATR бәйсез кырымтатар телеканалының вазгыяте хакында да хәбәр итте.
БМОның иминлек шурасында арри форматындагы утырыш – Иминлек шурасы вәкилләре оештырган рәсми булмаган фикер алышу очрашуы.